«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Николай Максимов: “Мастерс” алдыннан соңгы тапкыр мондый составта Советлар Союзы чорында җыелган идек”

Large_news_img_6638
11.08.2015, 18:29 Спорт
Ике тапкыр Олимпия уеннары призеры, су полосы буенча Россияең атказанан спорт мастеры, капкачы Николай Максимов Оештыру комитеты матбугат хезмәте спорт күзәтүчесе белән әңгәмәсендә үзенең ни өчен “Мастерс” турнирында катнашырга чакыруны кабул иткәнен һәм һәвәскәрләр төркемнәре белән матчларда катнашырга җыенамы-юкмы икәнлеге турында сөйләде.

 –  Николай, Сез ике тапкыр Олимпия уеннары призеры булган кеше. Сезнең коллекциядә клуб дәрәҗәсендәге эчке һәм халыкара арена титуллары бар. Казанда узучы “Мастерс” турнирында  һәвәскәрләр арасында чыгыш ясау уңайлымы?

–  Профессионал спортчы өчен теләсә-кайсы ярыш – көрәшкә чакыру ул. Әмма шул ук вакытта зур җаваплылык та. Шуңа да мин “Мастерс” категориясендәге чемпионат һәм профессионал уенчы буларак үзем катнашкан башка турнирлар арасында аерма күрми. Миңа СССР исеме астындагы командада тагын бер кат чыгыш ясау бик рәхәт (Николай Максимов тәкъдим итә торган команда СССР Татарстан исемен йөртә – атор искәрмәсе).  Кызганыч, хәзер бу данлы традицияләр югалган, һәм безнең су полосы түбән дәрәҗәдә. Биредә без бу хәлне үзгәртә алмаячакбыз, әмма уеннан ләззәт алырга була.

– Мин Сезнең команда составын өйрәнеп чыктым һәм анда күп кенә күренекле спортчыларны таптым. Мондый компания белән соңгы тапкыр кайчан җыелган идегез?

–Советлар Союзында җыелган идек тә инде (көлә). Ул вакытта мин Сергей Ивлев һәм Сергей Дмитриенко белән “Динамо”да уйнадым. Бераз соңрак Волгоград “Спартак”ында Ирек Зиннуров белән дә юллар кисеште.  

– Ватерполочыларның, элеккеге клубташлар бергә җыела ала торган үзләренең ниндидер ветераннар турнирлары бармы? Әллә бар өмет шул “Мастерс”ларда гынамы?

– Бар, төрле турнирлар гел үткәрелеп тора. Мисалга, Мәскәүдәге “Чайка” бассейнында яки Мәскәү астындагы ачык суда. Без анда очрашабыз, үткәнне искә төшерәбез, уйныйбыз. Ә “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионатында катнашу, сүз дә юк, башка хисләр инде!

– Дөресен әйткәндә, Сезне һәм иптәшләрегезне 42 яшьтә ветераннар дип әйтергә тел дә әйләнми. Җитмәсә, бер-ике сезон элек кенә Сез әле прфессионал уенчы идегез.

–Ә кемдер әле һаман уйнавын дәвам итә (елмая). Сүз дә юк, “35+” төркемендә беркем дә үзен ветеран дип санамый, бу яшьтә әле спорт карьерасын дәвам итәргә мөмкин.  

– Бүген әле бер ел элек кенә профессионал булган уенчы капкасына үзешчәннәр ике гол кертеләр. Ничек акланырсыз?

– Бер генә гол, икенчесендә мин партнерым белән алышындым. Әйе, бер гол минем намуста. Реакция җитеп бетмәде.

– Гаепләп әйтүем түгел, Олимия уеннары пьедесталында ике тапкыр басып торган Максимов капкасына туп кертү үзешчән өчен бәхет булгандыр әле ул.

–  Килешәм, “Мастерс” үзешчәннәргә капкачы Максимов капкасына һөҗүм итү мөмкинлеген бирә (елмая). Әмма туплар капкага кергәндә мин махсус шулай булсын әле дип уйлап тормадым, билгеле. Бу турнирда, профессионалларданмы ул, үзешчәннәрдәнме – капкага бер туп та керттерәсе килмәгән иде. Бу гадәт минем электән калган инде.

– Элекке спортчыга һәвәскәрләр белән бер бассейнда йөзү дәрәҗәне төшерә дип уйламыйсызмы соң?

– Юк әлбәттә. Без барыбыз да дуслар, танышлар. Партнерлар, көндәшләр – ул уен вакытында гына, матчтан соң бөтенебез дә бер командада аралашабыз, уен арасындагы тәнәфесләрдә бергә көндезге ашка барабыз. Безнең кызыксынуларыбыз бер – су полосы.

– “Мастерс”та катнашырга чакыргач, озак уйладыгызмы?

– Шунда ук ризалаштым. Миңа хәбәр килгәч, шунда ук “әйе” дип җавап бирдем. Кемнәр дәштеме? Сергей Ивлев һәм Андрей Белофастов. Соңгысы, кызганыч, турнирга килә алмый, әмма аның сәбәбе җитди. Ул хәзер 1995 елгы спортчылардан тупланган Россия җыелма командасын киләсе Дөнья чемпионатына әзерли. Безнең танылган вотерполочыларны киләчәк һәм лаеклы алмаш тәрбияләүдә булышырга чакырганга куанырга гына кирәк.

 – Киләсе сезонга карата үзегездә нинди планнар?

– Хәзер мин Кириши шәһәрендәге су полосы клубында капкачыларга күнегүләр ясатам. Әлбәттә, ул көчле хатын-кызлар командасы белән танылган: алар 12 тапкыр Россия чемпионнары һәм халыкара аренада һәрвакыт безнең илне тәкъдим итәләр. Аларның фонында ир-атларның уңышлары түбәнрәк. Минем вазыйфама голкиперлар белән эшләү керә: кечкенә балалар белән күнегүләр ясаудан алып, беренче хатын-кызлар һәм ир-атлар командаларының капкачылары белән шөгыльләнүгә кадәр.

Яңалыклар тасмасын ачарга