«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

“Мастерс” турнирының 2 нче йөзү көне нәтиҗәләре

Large_news_dsc_4726
11.08.2015, 17:31 Спорт
Бүген Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында йөзү ярышларының икенче көне узды: Су спорт төрләре сараенда 6 финал узды. Иң тиз йөзүчеләрне 200 метрга аркада йөзүдә, ирекле стиль һәм брасс белән 100 метр араларга йөзүдә ачыкладылар.

Хатын-кызлар арасында аркада 200 метрга йөзүчеләр 14 яшь категориясендә ачыкланды. КАРдан булган иң тәҗрибәле йөзүчегә инде 90(!) яшь тулган.

Әмма бу да әле чик түгел. Ир-атлар арасында шундый ук дистанциягә Венгриядән Белла Хорват Банки атлы спортчы катнашты.

Аны, әлбәттә, чех Ян Циглер белән янәшә йөзү юлларына да куеп булган булыр иде, әмма болай эшләгәндә спорт ветераннары ССТС трибуналарын тутырып килгән тамашачыларның аерым-аерым һәм бик тиешле алкышларыннан һәм көндәшләре белән түгел, ә яшьләренә хас булган авырулары белән көндәшлекле ярышта яулаган алтын медальләрдән мәхрүм калырлар иде.  

Планетада бик популяр булган, ирекле стиль белән 100 метрга йөзү ярышында катнашучылар буенча география фәнен өйәнергә мөмкин иде. Германия, Бразилия, Австралия, Япония – төрле континентлардан килгән вәкилләрне – ир-ат һәм хатын-кыз спортчыларны бер максат берләштерә. Биредә иң яхшы вакытны россияле Сергей Мухин күрсәтте, бу араны ул 52 секундка да тулмаган вакыт арасында йөзеп узды. Бу җиңүне бер үк ярышта булган тагын ике катнашучы кабатлады,  әмма җиңүченең нәтиҗәсе -  51:32 секунд кагылгысыз калды.  

Брасс белән 100 метрга йөзү ярышында йөзү ярышлары җанатарлары ир-атларның 30 һәм хатын-кызларның 17 ярышы шаһитләре булдылар. Биредә көндәшлек аеруча зур иде. Бигрәк тә Люксембург, Мисыр, Германия һәм бассейн хуҗалары булган Россиядән булган кече яшь спортчылары арасында.

Беренчелек өчен көрәш төп Чемпионатта ярышучыларныкыннан бер дә ким булмады. Нәтиҗәдә иң тиз йөзүче булып “Посейдон” җирле клубы спортчысы  Александр Владимиров табылды.

Калган нәтиҗәләрне шушы сылтамалар аша кереп карарга була:

Хатын-кызлар. 200 метр аркада.

Ир-атлар. 200 метр аркада.

Хатын-кызлар. 100 метр ирекле стиль белән.

Ир-атлар. 100 метр ирекле стиль белән.

Хатын-кызлар. 100 метр брасс белән.

Ир-атлар. 100 метр брасс белән.

 

Яңалыклар тасмасын ачарга