25-29 яшьлекләр категориясендә бронза медаль яулаган Владимир Мальгин үз интервьюсында ярышларның кыенлыклары турында сөйләде:
- Бронза алганнан соң сездә нинди хисләр туды?
- Теләсә кайсы медальне яулау – хөрмәт. Көмеш медаль алырга 0.1 секунд кына җитмәгәненә күңелем төште. Әмма үз күрсәткечемне лаеклы дип саным, мин бик шатмын.
- Алтын алырга нәрсә комачаулады?
- Азрак тәҗибә җитмәде. Көндәшләрем бик көчле һәм лаеклы иделәр.
- Спорт карьерагыз турында сөйләгез әле.
- Йөзү белән мин 6 яшемнән шөгыльләнәм. Ачык суда йөзгәнем юк иде үзе, берничә тапкыр гына туры килде. Күп очракта ул ябык бассейннар иде. Менә шулай итеп спорт мастерына кадәр дә йөзеп килеп җиттек.
- Казандагы ярышларны оештыру турында нәрсә әйтә аласыз?
- Биредә барысы да югары дәрәҗәдә. Чемпионатны лаеклы үткәрделәр, волонтерлар һәм оештыручылар булдырдылар.
- Бу сезнең өчен беренче “Мастерс” ярышларымы?
- Әйе, беренче. Әмма мин киләчәктә дә мондый чараларда катнашырга уйлыйм. Бәлки, башка категорияләрдә чыгыш ясармын.
- Дөнья чемпионатында аеруча да нәрсә исегездә калды?
- Спорт рухы. Биредә барысы да йөзү турында сөйләшәләр. Моны ишетү бик рәхәт, аны үзеңә сеңдерәсең.