«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

95 яшьлек спортчы Казанда яңа дөнья рекордын куйды

Large_news_dsc_5469
11.08.2015, 17:00 Интервью
Венгрия атлеты Бела Банки Ховарт 95-99 яшьлекләр арасында аркада 200 метр дистанциягә йөзү буенча яңа иң әйбәт вакытны күрсәтте. Яңа рекорд – 5:24.20 минут. Әлеге яшьтәге һәм аркада йөзү дисциплинасындагы элеккеге рекорд 21 ел элек куелган булган. 95 яшьлек спортчы Казандагы “Мастерс” категориясендә иң өлкән яшьтәге катнашучы булып санала.

Матбугат хезмәтенә биргән интервьюда Венгриядән килгән спортчы Бела Банки Ховарт озак яшәүнең һәм әйбәт физик формада булуының сере белән уртаклашты:

- Йөзештән соң үзегезне ничек хис итәсез?

- Тулаем яңарган, тулаем сәламәт дип хис итәм.

- Су ничегрәк?

- Бу минем өчен гадәти тәҗрибә булды. Мин хәтта болай әйбәт йөзәрмен дип уйламадым да. Ә су, әлбәттә, шәп. Мин яңа дөнья рекордын куйдым. Алдагысы 21 ел элек куелган булган. Бу искиткеч уңыш!

- Казандагы “Мастерс” ярышлары сан буенча сезнең өчен ничәнчесе?

- Мин хәтерләмим дә инде. “Мастерс”та мин беренче тапкыр 23 ел элек катнаштым. Бу вакыт аралыгында мин 13 алтын медаль яуладым.

- Сәламәтлегегезнең сере нидә?

- Дөрес туклану, дөрес тормыш алып бару һәм, әлбәттә, спорт белән шөгыльләнү.

- Спортка күпме вакыт сарыф итәсез?

- Күп түгел, миңа бит инде 95 яшь. Әмма ике көнгә бер тапкыр мин 800 метр йөзәм. Шулай ук гимнастика белән шөгыльләнәм.

- Яшь спортчыларга нинди теләкләрегез бар?

- Әйбәт вакыт күрәтә торган чорыгыз узса да, бирешергә ярамый. Спорт белән, хобби рәвешендә булса да, шөгыльләнергә кирәк, шул вакытта гына алар һичшиксез рекорд куя алачаклар.

- Дөнья рекордын узу мөмкинлегегез булуын белә идегезме?

- Бу елның гыйнвар аенда Венгриядә “Мастерс” категориясенең спорт чарасы үтте. Ул вакытта да мин дөнья рекордыннан әйбәтрәк вакытны күрсәттем. Кызганыч, анда вакытны билгеләүче җайланмалар булмады. Әйбәтрәк йөзәчәгемне белә идем, әмма ул ярыштан соң Казандагы чемпионатка кадәр 8 ай үтте. Шуңа күрә мин бик тырышып әзерләндем.

- Спорттан китәргә кирәклекне белдергән яшь бармы?

- Юк! Мин болай дип әйтергә яратам: “Мин яшим икән, димәк, мин йөзәм, һәм мин йөзәм икән, димәк, мин яшим”.

- Сезнең оныкларыгыз бармы? Алар спорт белән шөгыльләнәләрме?

- Әйе. Минем оныгым Питер балачактан йөзү белән шөгыльләнә. Әмма, 17 яшь булганда, мин аңа туктарга вакыт җитте, белем алырга кирәк дидем.

- Чемпионатта аеруча да нәрсә исегездә калды?

- Мөгаен, оныгымың бассейн янына йөгереп килеп, минем күрсәткечемне кычкырган мәл минем өчен иң истә калганы булгандыр. Шул вакытта мин яңа дөнья рекордын куйганымны аңладым, чөнки йөзгәндә мин аны белә алмый идем!

3 фото
95 яшьлек спортчы белән әңгәмә
Яңалыклар тасмасын ачарга