«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

ФИНА паркында 12 нче августта - Kremlin LIVE

Large_news_dsc_4109
11.08.2015, 13:00 Мәдәният
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты шәһәрнең спорт тормышын гына түгел, мәдәни тормышын да үз тирәсенә туплады. Традиция буенча Казан Кремлендә уза торган Kremlin LIVE заманча фестивален оештыручылар быел бу фестивальне Кремль стеналары эченнән чыгарып, 12 нче авустта аны “Казан Арена” янындагы ФИНА паркында уздырырга уйлыйлар.

Быелгы фестиваль тамашачыларга,  алар яраткан күренекле артистлар чыгышларыннан тыш, премьералар да бүләк итәчәк.

Программаны бик көчле тавышка ия булган, эмоциональ һәм бик сөйкемле Асет Самраилова (ASET) ачып җибәрәчәк. Күпләр аны “Голос” һәм “Большой джаз” телевизион проектлары, шулай ук күпсанлы концертлары һәм кинодагы рольләре аша яратып өлгерделәр. Җырчы Казанга үз төркеме белән киләчәк.  Музыкантлар тамашачы белән “үзенчәлекле фестивальчә” дип аталучы диалог атмосферасы тудырырга вәгъдә итәләр.

ASET башкаруындагы лирик һәм рухландыргыч джазны JIVE Groupтан  ALMA проектындагы актулаль заманча саунд катнашындагы этник мотивлар алыштырачак.

Валерий Коротков – коллективка нигез салучы, продюсер һәм идея бирүче – Мәскәү һәм Казанның иң яхшы музыкантларын бергә җыйган. Тере тавыш һәм модалы электрон яңгыраш әллә кайчаннан таныш һәм матур көйләрне яңача ишетү мөмкинлеген бирә. Меломаннар коллективтагы музыкантлар составын да бәяләми калмас. Проектта Казан сәхнәсендә һәрвакыт көтелгән кунак -  илебезнең генә түгел, дөнья күләмендә билгеле бас-гитарачы Антон Давидянцның да катнашуы исә үзенчәлекле бүләк булачак.

Фестивальнең хедлайнеры сыйфатында Россиянең иң танылган һәм уңышлы джазмены, дөнья күләмендә танылган йолдыз Сергей Жилин һәм аның танылган “Фонограф-Джаз-Бэнд” төркеме чыгыш ясаячак.

Узган ел Kremlin LIVE сәхнәсендә Сергей Жилин Игорь Бутман белән берлектә чыгыш ясаган иде, Россия джаз сәхнәсенең ике якты йолдызының уртак эшчәнлеге рәхмәтле тамашачы тарафыннан югары бәяләнгән яхшы бүләк булды. Бу чыгышның видеоязмалары социаль челтәрләрдә иң популяр роликларга әйләнделәр. Быел инде маэстро зур программа белән килә, шулай булгач, тамашачылар аның музыкасы белән туйганчы ләззәтләнә алачаклар.

Kremlin LIVE традицияләрен дәвам итеп, фестивальгә керү бушлай. Концерт программасы ФИНА паркында 18:00 сәгатьтә башлана.

Белешмәлек:

Фестиваль, Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты  кысаларында, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, JIVE Group иҗат берләшмәсе тарафыннан уздырыла. Фестивальнең президенты  - Россиянең Халык артисты Игорь Бутман.

Яңалыклар тасмасын ачарга