«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Евгения Пустынникова: “Мастерс” су полосы турнирында катнашучыларның барысы да, батырлыклары өчен генә булса да, алтын яуларга тиешләр дип уйлыйм”.

Large_news_img_6199_новый_размер
11.08.2015, 10:04 Спорт
Су полосы буенча халыкара классы спорт мастеры, Европа-2010 чемпионкасы Евгения Пустынникова оештыру комитетының матбугат хезмәте спорт күзәтүчесе белән әңгәмәсендә ни өчен турнирда бары тик алтынга өметләнүе турында сөйләде һәм Италия җыелма командасында россияле фамилияләр каян барлыкка килгәннәрен аңлатты.

– Хатын-кызлар арасындагы “Мастерс” су полосы турниры уеннарында ничә команда катнашканын беләсезме?

– Әлбәттә, беләм. Алар өчәү генә. Без ахырга кадәр өченче команданың гариза бирүен көттек. Әгәр дә хатын-кызлар арасындагы уеннарга бары тик ике команда гына катнашырга теләк белдергән булса, безне ир-атлар арасындагы турнирга күчергән булырлар иде. Әмма без барысына да әзер идек инде (көлә). Әлбәттә, “+30” төркемендә безгә кыенрак булган булыр иде, әмма ветераннар белән бик теләп уйнаган булыр идек.

– Өч команданың берсе була торып, сез медальсез калмаячаксыз дип әйтүем иде.

– Өч команда да төрле яшьтәге төркемнәрдән булу сәбәпле, бәлки, оештыручылар да өч алтын медаль комплектларын кызганмаслар әле дигән өметебез бар. Алтын медальләрне батырлык өчен генә булса да бирергә мөмкин, чөнки дөнья беренчелегенә бу спортны үз иткән бары тик өч хатын-кызлар командасы гына гариза биргән. Һәрберсе алтынга лаеклы!

– Үз командагыздагы партнерларыгыз белән турнир көнендә генә таныша алдыгызмы?

– Кайберләре белән, әйе. Әмма төп уенчыларны мин күптәннән беләм. Яшермим, барлык кызлар да төрле шәһәрләрдән: Кириши, Саратов, Мәскәү, Санкт-Петербург. Әмма без ничә еллар бер-беребез белән бәйләнештә һәм элемтәдә тордык. Аның каравы бер клубта бер-икебез генә уйнадык, гадәттә, язмыш безне бер-беребезгә каршы куя иде.

– “Мастерс” турнирының рәсми матчына чыгар алдыннан, команда ничә тапкыр күнегүләр ясарга өлгерде?

– Безнең уртак күнегү ясавыбыз – матч булды. Тулы состав белән бер тапкыр да җыелмадык. Әмма икешәр-өчешәрләп җыелып, кызлар үз шәһәрләрендә күнегүләр ясаганнардыр дип уйлыйм. Бер-беребезгә эш барышында күнектек. Беренче тапкырга начар күренгәнбездер дип уйламыйм (елмая). Тренер күргәннәреннән канәгать калды үзе. 16:6 күрсәткече үрнәк булырлык.

– Турнирдагы беренче көндәшләрегез турында нәрсә әйтә аласыз? Италиядән килгән команданы ничек бәялисез?

– Без яшьрәк булу сәбәпле, җиңү яуладык. Әмма италияле кызларга хөрмәтемне җиткерәсем килә. Андый яшьтә бик әйбәт физик формада булу – бик кадерле нәрсә! Аларның уйнаулары һәм шуннан ләззәт алулары – хөрмәткә лаек.

– Италиялеләр составында мин өч рус фамилиясен дә күрдем.

– Әйе, алар заманында Италиягә күченеп, гаилә корып, шунда яшәп калган элекке җыелма команда уенчылары. Су полосын үз итүчеләргә аларның фамилияләре белән таныштырып тору кирәктер дип уйламыйм. Безнең кызларыбызның бөтен җирдә дә йөрүләренә шатмын!

– Димәк, россияле команда мөмкинлекләрне тигезләү өчен генә үз уенчылары белән бүлешкән дигән фикер дөреслеккә туры килми?

– Сез шаярасыздыр! Ул спортчыларны бөтен дөнья белә. Кемдер 10 ел, кемдер 20 ел элек киткән. Бу вакыйгага бер генә ел түгел инде.

3 фото
Яңалыклар тасмасын ачарга