«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Игорь Семашко: “Профессионаллар “Мастерс”та һәвәскәрләр белән бергә чыгыш ясауны хурлык дип санамый”

Large_news_rackmultipart20150803-5584-1gb302
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
17.08.2015, 14:40 Спорт
Казанда чыгыш ясаганнан соң Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты катнашучысы, Россия җыелма командасы хай-дайверы Игорь Семашко Татарстан башкаласында тоткарланырга уйлаган һәм, аерым алганда, нәкъ менә спорт объектларында. Аның “Мастерс” турнирындагы чыгышларны игътибар белән күзәтәсе килә. Йөзү буенча турнирның бер көнендә Оештыру комитетының матбугат хезмәте корреспонденты танылган суга сикерүче белән очрашты һәм аның профессионаллар һәм һәвәскәрләрнең бергә чыгыш ясаулары турында ни уйлавы турында белеште.

– Миңа “Мастерс” турнирларының идеясе бик ошый, чөнки нәкъ менә биредә һәвәскәрләрнең чын профессионаллар белән бергә чыгыш ясау мөмкинлекләре бар. Кызыклы социаль мәгънә ята монда. Беләсезме, гади кешеләрнең һәвәскәрләр өчен оештырылган бер турнирдан икенчесенә йөрүләрен, үз компанияләре һәм кызыксынулары бер булган төркемнәр белән очрашуларын кырыйдан күзәтү бик кызыклы. Һәм бу кешеләр бер-берсен дистә еллап, шушындый турнирларда чыгыш ясаганнан беләләр.

– Суга сикерүче спортчыларның берсе дә Казандагы “Мастерс” турнирында катнашырга теләк белдермәгән идеме?

– Суга сикерү буенча 10 тапкыр СССР чемпионкасы булган Инга Афонинаның италияле ире Казанга килеп, чыгыш ясарга тиеш булуын беләм. “Мастерс” категориясендәге Европа чемпионы Эдуард Феоктистовның булачагын төгәл беләм. Кызыклы компания җыела. Гомумән, профессионал спортчылар мондый турнирларда һәвәскәрләр белән бергә чыгыш ясауны хурлык дип санамыйлар. Моның ише ярышлар профессионалларга үзләрен формада тотарга ярдәм итәләр.

– “Мастерс” символик рәвештә эстафета таягын ДЧ-2015тән алды. Ә сезнең исегездә Дөнья чепионаты нинди булып калды?

– Атмосфера булып! Барысы да бик әйбәт булды! Тарихта ул иң шәп Дөнья чемпионаты булды, болай дип мин генә уйламыйм. Минем спорт төрендәге күрсәткечләр турында сөйләсәк, анда да барысы да мантыйкый яктан дөрес. Британияле Гари Хант бик лаелы рәвештә җиңү яулады. Ул иң әйбәте иде һәм шуңа күрә беренче урынны алды. Бер башка барысыннан да өстенрәк иде ул. Дуке? Аңа уңыш елмаймады. Барселонада ул иң әйбәте иде, ә биредә юк – хай-дайвингта шулай булгалый, бу – спорт төре үзенчәлеге.

3 фото
Яңалыклар тасмасын ачарга