«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Йөзү ярышы җиңүчесе – 90 яшьлек Каска Клос: “Иң мөһиме – башны эшләтү һәм спорт белән шөгыльләнү!”

Large_news_img_9962
10.08.2015, 18:11 Интервью
Бүген Су спорт төрләре сараенда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ирекле стиль белән 800 метрга йөзүдә ярышлар узды. Спортчылар 25 яшьтән алып 90 яшькә кадәрге яшь араларындагы 14 төркемдә ярыштылар.

Иң яхшы вакытны Мексика спортчысы Аревало Санчез күрсәтте. Ханым 800 метр араны 10:14.44 минутта йөзеп узды. Ул 25-29 яшьлекләр арасында алтын медаль алды.

70-74 яшьлекләр ярышында Элизабет Кетелсен җиңеп чыкты. Аның күрсәткече - 13:28.72 минут.

Немец спортчысы Хельга Рейх 75-89 яшьлекләр арасында беренче булды. Гомумән алганда, спортчылар 14 яшь төркемендә ярыштылар. Ярышның тулы нәтиҗәләрен биредә карарга була.

КАРдан килгән спортчы ханым – 90 яшьлек Каска Клоска аерым игътибар бирелде. 90-94 яшьлекләр төркемендә алтын медальгә ия булган ханым бу араны 26:56.99 минутта узды. Интервьюсында ул сәламәтлек серләре белән уртаклашты һәм спортны ни өчен ташларга ярамаганлыгын аңлатты.   

- Ничек йөзеп килдегез?

- Яхшы. Су шундый шәп! Оештыру югары дәрәҗәдә, биредә булуыма бик шатмын!

- Сезнең сәламәтлекнең сере нидә?

- Даими шөгыльләнүләр, саф һавада йөрү, физик күнегүләр. Мин тренажерлар залына йөрим, пилатес белән шөгыльләнәм. Мин хәзер көн саен 1,5 чакрым йөзәм.

- Элегрәк йөзү ярышларында катнашканыгыз булдымы?

- Яшь чакта мин йөзәргә өйрәтүче булып эшләдем. Беркайчан да ярышларда катнашканым булмады, әмма берничә ел элек улым миңа медаль өчен көрәшеп карарга кирәк дип әйтте һәм мин әзерләнә башладым. Һәм мин монда!

- Бу сезнең “Мастерс”тагы беренче ярышыгызмы?

- Юк, бу өченчесе. Мин ярышларда 83 яшемдә катнша башладым. Минем медальләрем дә бар. Миңа хәзер 90 яшь, мин КАРдан бу яшьтә йөзеп йөрүче берүзем генә.

- Спорттан китәргә кирәк инде дия торган мизгел кайчан җитәр, сезнеңчә?

- Бассейн кипсә генә! Мин йөзүдән ләззәт алам, үземне сәламәт хис итәм. Хәзер КАРда кыш, көндез караңгы, иртән йөзеп кайту бик рәхәт, шөгыльләнүдән соң минем көнем яхшы бара.

- Балаларыгыз бармы? Алар да спорт белән шөгыльләнәләрме?

- Әйе, улыма 60 яшь. Ул да йөзә. Минем йөзә башлавыма да ул сәбәпче.

-  Яшь спортчыларга ниләр теләр идегез?

- Сәламәт тормыш рәвеше алып баруларын, мөмкин кадәр күбрәк шөгыльләнүләрен телим. Баш турында да онытмасыннар. Мин итальян телен өйрәндем, француз, немец, инглиз һәм африка телләрендә сөйләшәм. Рус телен дә өйрәнергә кирәк әле. Башны эшләтергә  һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк!

 

 

2 фото
Йөзү ярышында җиңгән 90 яшьлек Каска Клос
Яңалыклар тасмасын ачарга