«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Владимир Сальников: “Мастерс”та катнашу - алда гамәлгә ашырылырга теишле максатларымның берсе”

Large_news_rackmultipart20150807-26021-1o07dey
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
11.08.2015, 12:00 Спорт
4 тапкыр Олимпия чемпионы, дөнья рекордчысы, Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников узган Чемпионаттан алган хисләре белән уртаклашты һәм “Мастерс” категориясендәге чемпионатта ни өчен катнаша алмаганлыгын аңлатып узды.

- Чемпионат Илчесе буларак Сезнең роль нидән гыйбарәт, үзегез сәламәт тормыш рәвеше алып барасызмы?

- Мин яшь спортчылар, җанатарлар һәм спорт ветераннары белән күп очрашуларда катнашам. Алар барысы да Чемпионатка зур кызыксыну күрсәттеләр. Иң мөһиме – бик күп кешеләр йөзүне тормышларының бер өлеше итәргә телиләр! Мин Чемпионат күп кешеләрнең Россия, Казан турындагы фикерләрен тамырдан үзгәрткәндер дип уйлыйм, биредәге атмосфера белән киресенчә булуы мөмкин дә түгел, биредә тамашачылар бик мәрхәмәтле, рәхмәтле, алар Россия җыелма командасындагы спортчылар өчен генә түгел, югары нәтиҗәләргә ирешкәннәрнең, сыйфатлы уен күрсәткәннәрнең барысы өчен дә җан атып торалар. Кайвакытта иң яхшы спортчы дип җиңгән кеше түгел, ә уенда иң күп тырышлык куйган, характер күрсәткән, әмма нидер аркасында артка калган кеше дә таныла бит.

Без ветеран белән дә очраштык. Минем гаҗәпләнүемә каршы, ул минем спорт карьерам турындагы язмаларны җыеп барган, ярышларга эләгү турында хыялланган кеше булып чыкты. Ә биредә барысы да шундый уңышлы килеп чыкты ки, ул ФИНАдан барык ярышларга да билетлар рәвешендәге бүләк алды. Мондый очрашулар һәрвакыт күңелдә кала.

Чемпионат бик яхшы узды – бу Казанда булып киткән меңләгән кешеләр – нәтиҗәдә, йөзү секцияләренә барачак меңләгән балалар – киләчәктә пьедесталда булачак яшь талантлар дигән сүз.  

- Россия җыелма командасы чыгышларында, Сезнең карашка, истә калырлык ниләр булды?

- Күп кенә яшьләр рекордлары куелды, безнең команда хәзер бик нык, бар кешегә дә медаль алырга димәгән, әмма пьедесталда булуны без тәэмин иттек, бу бик яхшы билге! Яшь спортчылар җыйган тәҗрибә аларга алдагы Олимпия уеннарында тагын да яхшырак чыгыш ясарга булышыр дип уйлыйм.

- Дөнья чемпионаты тәмамланды, “Мастерс” категориясендәге турнирлар бара, Сез анда чыгыш ясарга уйламадыгызмы?

- Андый уем бар иде һәм мин соңгы мизгелгә кадәр анда катнашырмын дип өметләндем, әмма ике елдан Мәскәүдә Дөнья кубогы этабы узачак һәм быел “Казан Арена”да чыгыш ясаган спортчылар Мәскәүдәге ярышларда катнашачаклар, мин командамны  ташлап китә алмыйм! “Мастерс” турнирларында ктнашу киләчәктә мин гамәлгә ашырырга тиешле максатларның берсе булып кала.

- Казанда узган Су спорт  төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты ни белән хәтерегездә калды?

- Чемпионат иң матур хисләр генә калдырды, әйтерсең, Казанны уңай хисләр япмасы каплаган! Яхшы танышым, Швейцариядән килгән тренер хәтта: “Якындагы 20 елымны бар кешегә Казанда нинди интеллигент һәм яхшы күңелле кешеләр яшәгәнлеге турында сөйләүгә багышлаячакмын!”, - дип белдерде. Чемпионатның әһәмияте медальләрдә, рекордлар һәм секундларда гына түгел, аның әһәмияте күпкә зуррак. Беренчедән – ул биредә эшләүче бик күп кешеләрне берләштерә, икенчедән – спортның барлык чикләрне юып ташлый торган бер корал булуын исбатлый. Җанатарларга афәрин диясе килә –миңа күрсәтелгән игътибар өчен алар алдында баш иям. Мин үземне йолдызга санамый идем, кешеләрнең минем белән фотога төшәргә теләүләре һәм афтограф сорап килүләре минем өчен гаҗәп булды, үткәндәге уңышларым кайтавазына бик сөендем. Заманында медальләр алып, илебез данын яклаганыбызны искә алганнары өчен кешеләргә бик зур рәхмәт!

Яңалыклар тасмасын ачарга