«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

“Мастерс” спортчысы Карла Бекман җиңүләр нинди авырлык белән яулану турында сөйләде

Large_news__dsc3699
10.08.2015, 11:42 Спорт
Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының “Мастерс” категориясендә олы яшьтәге спортчылар гына түгел, ә дөнья беренчелегендә ярыша алган атлетлар да катнашалар. Ярышларда катнашучылар югары нәтиҗәләр күрсәтәләр һәм пьедесталда урын алу өчен күп көч сарыф итәләр.

“Алтын” алганнан соң туган хисләре белән 30-34 яшьлек хатын-кызлар арасындагы йөзештә җиңү яулаган Германия спортчысы Карла Бекман уртаклашты:

- Чемпионатның табигый спорт объекты турында ни уйлыйсыз?

- Ул искиткеч. Мин бик әйбәт йөздем һәм үземнең беренче алтын медалемне яуладым.

- Ә сез “Мастерс”ның башка ярышларында катнаштыгызмы?

- Әйе, бу инде 4 нче Чемпионат. Әмма беренче алтыным.

- Сезгә кыен булдымы?

- Әйе, ярыйсы ук кыен булды. Тирә-якта кешеләр күп иде, һәм шуңа күрә беренче булып килерменме дигән шик туды.

- Дөнья чемпионатының берәр ярышын карадыгызмы?

- Әйе, мин “Казан Арена”да булдым һәм синхрон йөзүне карадым.

- Ярышлар барышында бигрәк тә нәрсә исегездә калды?

- Яңа кешеләрне очрату. Мин башка илләрдән килгән йөзүчеләр белән аралашырга яратам.

- Казандагы Чемпионатны әзерләү дәрәҗәсен ничек бәялисез?

- Бик тә, бик тә әйбәт. Бу Чемпионат соңгы елда үткәрелгәннәреннән күпкә яхшырак.

Яңалыклар тасмасын ачарга