«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Йөзү, суга сикерү һәм су полосы буенча “Мастерс” ярышлары башлана

Large_news_dsc_8270
09.08.2015, 13:01 Спорт
Бүген Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты төгәлләнә. Әмма бу спортны яратучылар спорт ярышлары белән хушлашалар дигән сүз түгел. ДЧ-2015 “Мастерс” категориясендә дәвам итә.

Бүгенге көндә синхрон йөзү һәм ачык суда йөзү буенча 35 медаль комплекты уйнатылган. Казанга инде 955 “Мастерс” спортчысы һәм аларны озата йөрүче затлар килде. 71 илдән барлыгы 2639 спортчы килүе көтелә. Су полосы “Олимп” һәм “Буревестник” объектларында 10 августтан 16 августка кадәр үтәчәк, йөзү – 10 августтан 16 августка кадәр “Буревестник”та һәм Су спорт төрләре сараенда, ә суга сикерү 12 августтан 14 августка кадәр Су спорт төрләре сараенда узачак. Тамашачылар өчен “Мастерс” ярышларына керү – бушлай.

“Мастерс” дөнья чемпионатының ачылу тантанасы 10 август көнне ФИНА паркында булачак, чемпионатның ябылу тантанасы – 16 августта. ФИНА паркы “Казан Арена” стадионы һәм Су спорт төрләре сарае арасында урнашкан. ФИНА паркына керү бушлай. Ул Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының “Матсерс” категориясе барган вакытта да эшләячәк. Парк 10 июльдән 16 августка кадәр шул ук режимда эшли: 12:00дән 22:00 сәгатькә кадәр.

 

 

Яңалыклар тасмасын ачарга