«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

“Мастерс” чемпионкасы Ольга Миленина: “Көнне күнегүләрдән һәм елмаюдан башларга кирәк”

Large_news_img_5216_новый_размер
08.08.2015, 19:45 Спорт
Ольга Миленина - “Мастерс” категориясендә синхрон йөзү буенча дөнья чемпионкасы - Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты матбугат хезмәте журналисты белән интервьюсында судьялыктан спортчы булып кире кайтуның ничегрәк булуын, номерны куйганда грек җырчысының нинди роль уйнаганын, шулай ук 74 яшендә физик форманы ничек саклап булуны сөйләде.

- Ольга Михайловна, синхрон йөзү белән шөгыльләнү фикере ничек килде Сезгә, бу спорт төрендә Сез кайчаннан бирле?

- 1959 елда Лужникида тамаша күрдем, ул вакытта ул сәнгатьле йөзү дип атала иде. Күрүгә үк мин аның тренеры кем икәнлеген ачыкларга йөгердем, ул Валерий Владимирович Буре булып чыкты. Ул аннары үзенең улларын үстерде, аларның берсе Олимпия чемпионы булды, ул чакта миңа ул "Ике атнадан кил, ничек икәнен әйтермен?", - диде.  "Ике атнадан гынамыни?", - дигәч,  ул: "Ярар иртәгә кил!", - диде.  Шуннан бирле мин синхрон йөзүдә.

- Әлеге спорт төрендә үз уңышларыгыз турында сөйләгез әле, Сез бит чишмә башында торган кеше, ул елларда синхрон йөзү туып кына килә иде.

- Миңа, шөгыльләнә башлаганда, унсигез яшь иде, бик яшь идем дип әйтә алмыйм. Минем беренче җиңүем – Мәскәү беренчелеге, анда, бары тик ярты ел шөгыльләнеп, мин өченче урынны алдым, минем ул чакта программам бик шәп иде – спорт-сугышчан программа иде, ул вакытта Юрий Гагарин космоска очкан иде һәм мин космик программа алдым, костюмымда ракета сурәте иде, ә башымда - кызыл йолдыз һәм сугышчан музыка. 

- Мондый озак тәнәфестән соң кем Сезне спортка кире кайтырга этәрде?

-  Мин озак вакыт судьялык белән шөгыльләндем, Советлар Союзында судьяларны укыттым, зур җәмәгать эше алып бардым, мине, эшем өчен, LEN Европа оешмасы алтын тамга белән бүләкләде, бу тамганы 2011 елда Ялтада тапшырырга тиешләр иде, анда Европа буенча “Мастерс” булырга тиеш иде,  һәм миңа: " Бәлки, син чыгыш ясарсың?", - диделәр.  Ә нишләп ясамаска дип уйладым. Булдырып карыйк! 2011 елдан башлап мин бу спорт төренә кайттым, ул чакта Европада чыгыш ясадым һәм уңышлы ясадым. Аннан соң мин 2012 елда Италиядә Дөнья чемпионатында катнаштым, анда дүртенче урын гына алдым. Монда да миңа чыгыш ясарга кирәк, диделәр, чөнки ярышлар Россиядә уза бит, илебез даны өчен көрәшергә кирәк!

- Номерны ничек әзерләдегез? Идеягезне гамәлгә ашыру өчен күпме вакыт кирәк булды?

- Февральдә мине чыгыш ясарга ризалаштырдылар, мин февраль аеннан башлап көненә берәр сәгать күнегүләр ясый башладым. Мин икенче төркем  инвалиды, шуңа күрә күбрәк булдыра алмыйм, күнегүләр ясау урыннарын таптым, Мәскәүдә минем өчен теләсә- кайсы бассейн ачык.

- Чемпионат алдыннан Сез берничә ай Грециядә яшәдем дидегез, бу  факт номерыгызны ясауга тәэсир иттеме?

- Грециядә мин ел ярым яшәдем һәм җырчы Демис Русос миңа бик ошый иде, ул, мин Россиягә ярышларга киткәч, вафат булды, ә мин Грециядән  Россиягә сувенир алып кайтсам дип уйладым, һәм мин җыр рәвешендәге  сувенир әзерләдем, миңа аның музыкасы бик ошый, аның җырлавы илһамландыра һәм күңелгә үтеп керә. Күнегүләрне үзем ясадым, кайберәүләр нәрсәдер күрсәтте, кайдадыр вертикаль тотарга, кайдадыр  музыка тактына сыярга өйрәттеләр, болар бар да матур булырга тиеш.

- Синхрон йөзүдә элеккеге номер беркайчан да кабатланмый, яңа программага хәрәкәтләрне ничек оештырдыгыз?

- Үзем, элеккеге белгәннәрем нигезендә, әлбәттә инде, бөтен дөньяда  синхрон йөзү үсешен карадым, әмма мин хәзергеләрдән күбесен ясый алмыйм, мин – теге заман кешесе. 

- Үзегезнең чыгышыгыз турында сөйләгез, бу Чемпионат кысаларында нәрсә барып чыкты, нәрсә бик яхшы килеп чыкмады?

- Минем беренче өлешем килеп чыкмаганга бик үкенәм, күнегүләр көнне барысы да идеаль барган иде, хәтта шунда җыелганнар да, күнегүләрем тәмамлангач, миңа кул чаптылар, ә ярышлардан калган юшкын әле дә булса күңелемне кырып тора. 

- Алтын медаль, мондый хөрмәтләүне, Казанда шулай кунакчыл каршы алуларны көткән идегезме?

- Әзерләнгән вакытымда кемнәр алдагы ярышларда минем яшьтәге категориядән чыгыш ясауны карап бардым, мин шулардан ун кешене исәптә тоттым һәм мин шушы унлыкка керермен дип уйладым һәм нәтиҗәдә лидер булдым!

- Дөнья чемпионкасы буларак кичерешләрегез белән уртаклашмассызмы икән? Бу Сезнең беренче алтын медальме?

- Мин бик канәгать, бик шат, чөнки минем гомеремдә чыгышлар әллә ни күп булмады, мин, нигездә, судьялык белән шөгыльләндем. Европа чемпионаты, Дөнья чемпионаты медальләрем бар, хәзер инде Олимпия уеннарыныкы гына калды!

- Чемпионатны оештыру ничек Сезгә? Казаннан алган хис-тойгыларыгыз?

- Беренче хисләр волонтерлардан, барлык хезмәт күрсәтүче персоналдан, КПП аша узган җирдә, искиткеч, бу кызларны кайдан җыйганнардыр, белмим, әмма алар барысы да шундый чибәр, ачык йөзле, гел елмаеп торалар, бар да кунакларга рәхәт булсын өчен тырыша, алар безнең мондагы тормышыбызны бизиләр. Хәтта җәмәгать транспортында барган кешеләр дә елмая, шәһәрдә Чемпионат узуга шатлана.

- Уңышыгызның һәм бик яхшы физик формагызның сере нәрсәдә?

- Мин һәр иртәне күнегү ясыйм, яткан килеш, башыма ни килсә, шуны башкарам. Комплекс булырга тиеш, диләр, минемчә, бу алай түгел, тәнеңә рәхәт булганнарын ясарга кирәк. Тәнеңә рәхәт булса, саулык та килә, көч-энергия дә, матурлык та өстәлә. Һәр кешенең үз йөкләнеше, кемдер 20 тапкыр кулында күтәрелә ала, кемдер юк, булдыра алмасагыз, көчәнмәгез. Биш тапкыр ясагыз да, тагын бер атнадан алты тапкыр ясап карагыз, ике атнадан унны ясый ала башларсыз, спорт- даими рәвештә югарыга үрләү ул.

- Физик йөкләнешләрдән башка, мөгаен, спортчыларның туклануы да башкадыр бит, Сезнең рационга нәрсә керә?

- Спорт белән шөгыльләнсәң, ит ашарга кирәк, кешеләр киресенчә дисәләр дә, мин итле әйберләр яратам. Бәлки, күп хәрәкәт иткәнгәдер инде. Велосипедета йөрим, йөзәм бит менә, шуңа күрә майлар кимеп тора, организмны торгызырга кирәк.

- Сезнеңчә, көнеңне нәрсәдән башларга кирәк?

- Әлбәттә, күнегүләрдән һәм елмаюдан, дөньяны шатланып кабул итсәң, сиңа ул да елмаячак!

 

 

  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яңалыклар тасмасын ачарга