«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Немец йөзүчесе Йан Грефе: “Минем өчен беренче урында гаилә, ә икенче урында - спорт”

Large_news__dsc3193
09.08.2015, 11:32 Интервью
Алга китүдәге секундлар профессиональ спортның гына нәтиҗәсен билгеләми. Йөзү ветераннары мөмкин кадәр тырышалар, шуңа күрә финалистларның күрсәткечләре бер-берсенә бик охшаш.

Үз интервьюсында 40-44 яшьлек ир-атлар арасындагы йөзешнең көмеш медаль иясе Йан Грефе кайчак ярыш вакытындагы бердәнбер хатаның да күрсәткечкә тәэсир итүе турында сөйләде:

- Йөзештән соң хисләрегез нинди?

- Мин бик шатмын. Көмеш медаль алу ул зур хөрмәт. Бу җиңел йөзеш булмады, гомумән, ачык суда йөзү һәhчак кыен. Беренче булып килгән Мартинесның тизлеге әйбәтрәк булды, һәм ул мине узды.

- Ни өчен сез җиңү яулый алмадыгыз?

- Дистанциянең икенче яртысында ук мин “йоклый башладым”, һәм Мартинес мине узып китте. Икебез арасындагы араны мин барыбер кыскарта алмадым. Безнең аерма 20 секунд кына иде.

- Хәзер спорт белән күпме шөгыльләнәсез?

- Минем тормышымда йөзү зур урынны алып тора. Һәр атна саен бассейнда йөзүгә мин 20-25 сәгать вакытымны сарыф итәм. Минем өчен гаилә беренче урында тора, ә икенче урында – спорт.

- Сезнең карьерада бу беренче “Мастерс” ярышларымы?

- Юк, әллә алтынчы, әллә җиденче. Мондый төрдәге ярышларда мин 2005 елдан катнаша башладым.

- Казандагы ярышларны оештыру эше сезгә ничегерәк тоела соң?

- Барысы да шәп. Мин Россиядә беренче тапкыр, шәһәр үзе бик ошый, тирә-якта кешеләр, ярышларда волонтерлар. Мин барыннан да канәгать.

- 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты исегездә нинди булып калды?

- Миңа ачылу тантанасы һәм ФИНА паркы бик ошады. Ябылу тантанасыннан да шаккатып кайтырмын дип ышанып калам.

Яңалыклар тасмасын ачарга