«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

“Мастерс”та катнашучы 65 яшьлек Гельмут Гертеленди: “Һәр көнне 4 - 5 км йөзәм”

Large_news_img_4822
08.08.2015, 15:15 Интервью
“Мастерс” категориясендә ярышларда катнашучыларны лаеклы рәвештә спорт ветераннары дип атыйлар. Олы яшьтә булуга карамастан, аларның күбесе ярышларга көндәлек әзерләнүгә вакытларын кызганмыйлар. Алар тормышында спортның әлегә кадәр мөһим роль уйнавы турында 65-69 яшьлекләр төркемендә ир-атлар йөзүендәге җиңүче немец спортчысы Гельмут Гертеленди үз интервьюсында сөйләде.

- “Мастерс” чемпионатында йөзүдән соң нәрсә кичердегез?

- Су шәп. Катлаулы булмады, ачык су һәрвакыт катлаулы була иде үзе. 3 км озын ара, әмма мин үземне искиткеч хис итәм.

- Сез алтын медаль алдыгыз. Котлыйбыз!

- Мин бик бәхетлемен. Бу бик мөһим медаль.

- Йөзү белән кайчаннан бирле шөгыльләнәсез?

- Мин 20 яшьтә йөзә башладым. Соңрак миңа чаңгыда йөрү ошый башлады. Кызганычка, минем имгәнүләрем күп булды, шуңа күрә мин аны ташладым. Аннары мин яңадан йөзә башладым һәм менә 10 ел йөзәм инде. Минем беренче чемпионат Австриядә булды, аннары Швейцариядә, ә хәзер менә Россиядә. Монда кешеләр бик ачык, Казан – бик матур шәһәр, бар да әйбәт.

- Ярышларны оештыруны Сез ничек бәялисез?

- Искиткеч! Дөньядагы иң яхшы ярышлар һәм мин катнашкан ярышларның иң яхшысы.  Мин көндезге 2дә килдем, волонтерлар миңа бик ярдәм иттеләр һәм сәгать 3тә мин аккредитациямне алган идем инде. Бу бик шәп!

- Сезнең тормышта спорт нинди роль уйный?

- Бик мөһим роль. Хәзер мин атнасына 6 көн күнегүләр белән шөгыльләнәм, көн саен 4-5 км йөзәм. Мин йөзәргә яратам. Миңа 65 яшь, быел мин эштән киттем һәм иртән иртүк һәм кичен генә түгел, теләсә кайчан йөзә алам. Мин телевизор карамыйм, шуңа күрә минем күнегүләргә бернәрсә дә комачауламый.

- Сез Чемпионатның берәр ярышын карадыгызмы?

- Әйе, мин ирекле стиль белән 800 метрга йөзүне карадым, 200 метр аркада, 100 метр баттерфляй белән, һәм тагын берничә ярыш. Бик мавыктыргыч булды!

Яңалыклар тасмасын ачарга