«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Ольга Брусникина “Мастерс” Чемпионаты һәм уңышлы чыгыш ясауның сере турында

Large_news_swi_1246a
08.08.2015, 11:00 Интервью
Синхрон йөзү буенча өч тапкыр Олимпия чемпионкасы синхрон йөзү буенча ярышларда ничек уңышка ирешергә мөмкин булу һәм “Мастерс” категориясе спортчыларының ярышларга ничек әзерләнүе турында сөйләде.

- Синхрон йөзү буенча ярышларда уңышлы чыгыш ясауның сере нидә?

- Бу сорауга бер яклы гына җавап биреп булмый, чөнки уңышка ирешүнең сере хезмәт яратуда. Мин күнегүләр ясауга көннең 10 сәгатен сарыф итәргә әзер булган, көн саен шөгыльләнгән, техниканы камилләштерергә тырышкан спортчыларны беләм.

- Сез киткәннән соң синхрон йөзүдә берәр нәрсә үзгәрдеме?

- Әлбәттә, теләсә кайсы спорт төре кебек үк, синхрон йөзү дә бер урында гына тормый. Хәрәкәтләрнең катлаулылыгы ел саен үсә генә. Хәзер акробатик күтәреп алулар бик популяр һәм кадерле, элек алай түгел иде. Чынлыкта, барысы да үзгәргән, әлеге спорт төре бер урында гына тормый, үсә һәм хай-лайт, микст-дуэтлар кебек программаның яңа төрләре барлыкка килә. Хәтта 90 нчы еллар программасын алып, кызларның хәзер эшләгәннәре белән чагыштырсак,  сез зур аерма күрәчәксез.

- Микст-дуэтлар турында сүз чыккан икән, әйтегез әле, Чемпионатта әлеге дисциплина буенча Россия җыелма командасының чыгышын ничек бәялисез?

- Россиягә уңыш елмайган, бездә микст-дуэтта чыгыш ясаучы бер егет бар, минем уйлавымча, соңгы елда Саша Мальцев бик зур үсеш ясады. Безнең дуэтның программасы үз эченә бик күп нәрсәләрне алган иде, анда кыен эшләнүче элементлар да, синхронлык та, комплекция буенча туры килү бар иде. Барысы да шуларга нигезләнде. Судьялар системасының гади дуэтларныкы кебек үк булуын белә торып, бөтен программа һәм әзерлек шуңа нигезләнеп төзелде. Әгәр дә кагыйдәләрне үзгәртсәләр, бу инде башка сорау. Моңа карата минем мөнәсәбәтем шундый – яңалык һәрвакытта да саклык белән генә кабул ителә. Минем фикеремчә, вакыт барысын да үз урынына куячак, әлеге юнәлешнең уңышы аның дөньяда нинди популярлык казануына бәйле булачак. Хәзер синхрон йөзүдә ир-атларның ролен билгеләү мөһим – ул хатын-кыз дуэтының күчермәсе булырга тиеш түгел, ир-атларның башка роле булу мөһим.

- Инде берничә көн “Мастерс” категориясе спортчыларының ярышлары дәвам итә, әйтегез әле, билге формасы аерыламы?

- Юк, шулай ук бәяләнә, әмма системасы гына бераз аерыла. Мәсәлән, әгәр дә Дөнья чемпионатында судьяларның өч бригадасында бишәр кеше булса, биредә судьяларның ике бригадасында алтышар кеше, аерма шунда гына. Әгәр дә бәяләү критерияләре турында әйтсәк, биредә бернинди аермалык та була алмый.

- “Мастерс” категориясендәге спортчылар ярышларга ничек әзерләнәләр?

- Аларның көненә 10ар сәгать шөгыльләнергә һәм шуның өстенә эшләргә дә вакытлары юк инде. “Мастерс”та катшанучыларның һәрберсенең төп эш урыны, әле тагын гаиләләре дә бар, чөнки бу күбесенчә үзешчәннәр варианты – Чемпионат алдыннан җыелдылар, бераз шөгыльләнделәр, чыгыш ясадылар. Менә шул.

- Сез тренерлык эшчәнлеге белән дә шөгыльләнәсез бит әле, сезгә инде формалашкан спортчыларга үгет-нәсихәтләр бирергә туры килгәне булдымы?

- Аларның берсенең дә тренерлары юк, алар үзләрен-үзләре өйрәтәләр. Дөресен әйткәндә, андый киңәшләр бирергә туры килгәне юк. 

- Спортта ярдәм хисе никадәр дәрәҗәдә көчле яки биредә һәркем үзе өчен генә тырышамы?

- Бер максатка таба баручы бербөтен организм булу, партнерыңны, команданы тою бик мөһим. Барлык көндәшлек тә, җыеп кына әйткәндә, сайлап алу этабында, Россия эчендә үк бетәргә тиеш, аннары инде, җыелма команда тупланганда, барысы да бер генә максатка таба барырга һәм бер-берләренә ярдәмләшергә тиешләр.

- Үткәнгә – мәктәп елларына күз салсак, спорт булмаса кайсы өлкә белән бәйләнгән булыр идегез?

- Мин үземне спорттан башка хәтерләмим дә инде. Синхрон йөзүдә беренче сыйныфтан ук йөри башладым, әмма миңа тренерым, әгәр дә спортчы булмасаң, прокурор булган булыр идең дия иде. Чөнки мин бар нәрсәнең төбенә төшәргә тырышам, бар нәрсәгә бәйләнәм, үземә дә, башкаларга да тынгы бирмим, тренерым шуңа күрә мине гел шулай шаярта иде. 

- Спорт кешенең холкын һәм асылын никадәр формалаштыра, Сезнең тормышта ул нинди  роль уйный?

- Спорт тормышка мөнәсәбәт формалаштыра, спорт белән шөгыльләнгән балала, хезмәт итмәсәң, бернигә дә ирешә алмауны аңлыйлар – бу спорттан алырга мөмкин булганның иң мөһиме. Шулай ук үз-үзеңне оештыра белү һәм дисциплина, сиңа көненә миллион эш башкарырга кирәк икән, син, табигый ки, спорттагы кебек үк, барысын да секундлап алдан язып куясың, һәм, һичшиксез, иң мөһиме – максатка омтылыш.

- Киләчәккә планнарыгыз ничегрәк?

- Миңа Олимпия чемпионкасын үстерү мөмкин булыр дип өметләнәм. Кайбер нәтиҗәләр бар инде, бездә тәрбияләнүче кызыбыз быел Россия җыелма командасы составынада Бакуда чыгыш ясады һәм беренче урынны алды!

- Тәрбияләнүчеләр арасында кайсысында Сез үзегезне күрәсез?

- Әйтүе кыен, чөнки үзеңне читтән күрмисең бит ул, югары баскычка барып җиткәннәрнең күбесе бер-берсенә охшаган, алар максатка омтылучан һәм бик хезмәт сөючән.

- Сез ничек уйлыйсыз - синхрон йөзүдә лидерлык позицияләрен бөтендөнья аренасында саклап калу өчен нәрсә кирәк?

- Минемчә, бу Дөнья чемпионатында без беренче мәртәбә күргән дистәләгән кешеләр фикеренчә, без дөрес юнәлештә барабыз, билгеле инде, эшлисе моментлар да бар, мин акробатика турында әйтүем, бу юнәлештә безгә һичничек артта калырга ярамый. Тулаем алганда, безнең резерв яхшы, төп команданың тренерлар коллективы - безнең уңышның какшамас нигезе. Конкуренция бар һәм бу - иң мөһиме, ул яхшы нәтиҗәләргә китерә. Һәрвакыт безнең Россиядә мәктәпләр, клублар арасындагы конкуренция көчле булып калсын иде, шулай гына без югары планканы саклап кала алабыз!

Яңалыклар тасмасын ачарга