«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Британия һәм Швейцария синхрончы ханымнары “Мастерс” чемпионаты триумфаторлары

Large_news_a62k3066_новый_размер
07.08.2015, 18:01 Спорт
Синхрон йөзү буенча ярышларның соңгы көне төркемнәр чыгышлары белән тәмамланды.

Ике илдән булган вәкилләр техник һәм ирекле программа күрсәттеләр. Бөекбритания синхрончы ханымнары командасы 50-64 яшьлекләр арасында алтын алды, Швейцария спортчылары исә 25-34 яшьлекләр командасында беренче булдылар. Аларның чыгышлары иң матур чыгышларның берсе булды. Ирекле программада ханымнар төрле композицияләр попуррие астында катлаулы элементлар күрсәттеләр. Нәтиҗәсе исә – алтын медаль! Синхрончы ханымнар сүзләренә караганда, җиңүләр җиңел генә бирелми, бүген пьедесталда басып тору өчен аларга биш ел тырышырга туры килгән.

“Синхрон йөзү белән балачактан ук шөгыльләнәбез инде, командада исә 5 ел эшлибез, “Мастерс” категориясендәге Дөнья чемпионатында өченче тапкыр катнашабыз. Моңа кадәр Монреальдә, Италиядә булган идек. Бу Чемпионатта чыгыш ясау ярыйсы ук авыр булды, чөнки бер көн эчендә өч тапкыр чыгыш ясадык. Ә бу исә бик зур көч таләп итә, ярышларга килгәндә исә барысы да  бик яхшы узды. Безне шулай җылы каршы алганнары өчен шәһәргә бик зур рәхмәт белдерәсе килә, мондый шәп атмосферада беренче алтын мдальне яулап алу авыр булмады!”, - диделәр алар.

“Мастерс” ярышлары нәтиҗәләренең тулырак статистикасын шушы сылтамадан карарга була.

 

"Мастерс" категориясендә синхрон йөзү. Төркемнәр.
Яңалыклар тасмасын ачарга