«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Титуллы синхрончы Ненси Вейман Казанда чыгыш ясады

Large_news_img_4330
07.08.2015, 17:15 Интервью
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының “Мастерс” категориясенә Казанга танылган 67 яшьлек америкалы синхрончы ханым Ненси Вейман килде. Спортчы 9 Дөнья чемпионатларында катнашып, 14 алтын, 7 көмеш һәм 3 бронза медаль яулаган. Үзенең спорт карьерасында Вейман 110нан артыграк медаль алган. Шуларның 75е – алтын.

Синхрон йөзү буенча ярышларда – соло чыгышында – Ненси Вейман үзенең күрсәткечен кабатлады һәм 60-69 яшьлекләр категориясендә алтын медаль яулады.

- Синхрон йөзү белән күптән шөгыльләнәсезме?

- Миңа 20 яшь булганда АКШта йөзә башладым, соңыннан нәкъ менә синхрон йөзүне үз иттем. Хәзер миңа 60 яшьтән артык һәм мин “Мастерс” категориясендә ярышам.

- Ни өчен сез Казандагы Дөнья чемпионатында катнашырга уйладыгыз?

-  Спорт – ул тормыш. Туктарга беркайчан да соң түгел, яраткан эшең белән шөгыльләнүне дәвам итәргә кирәк. Мин нишлимме? Синхрон йөзү белән шөгыльләнүне дәвам итәм.

- Сез Казанга “Мастерс” Чемпионатына алтын медаль артыннан килгән идегезме?

- Мин медаль яуларга килдем. Минем инде алтыным бар, һәм мин аны кабатларга теләдем. Моңа яңадан ирешүемә бик шатмын.

- Шәһәр сезгә ничегрәк?

- Мин монда беренче тапкыр, һәм минем, аеруча да, шәһәр буенча йөреп кайтасым килә. Әмма ярышлар вакытында моны эшләп булмаган иде. Әлегә мин Атлетлар авылын һәм бассейннарны гына күрдем. Сезнең биредә оештыру бик әйбәт. Хәзер, ярышлардан соң, минем шәһәрне карап кайтырга вакытым да бар.

Яңалыклар тасмасын ачарга