«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

“Мастерс” спортчылары ачык суда йөзү буенча ярышты

Large_news__dsc2877
07.08.2015, 16:20 Спорт
Бүген “Казансу” спорт объектында яшьләре буенча 23 категориядә ачык суда йөзү буенча ярышлар узды - 25 яшьтән алып 79 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында һәм 25 яшьтән алып 84 яшькә кадәрге ир-атлар арасында. Спортчылар 3 километр дистанциядә медальләр өчен көрәште. Барлыгы 17 илдән 376 атлет катнашты, шулардан Россиядән 173 һәм Татарстаннан 14 йөзүче.

“Мастерс” ярышларында катнашучылар, ничә яшьтә булуларына карамастан, әлегә кадәр ихтыяр көчен югалтмаган, кыюлык һәм нык сәламәтлекләре белән мактана алалар. Спортчыларның күбесенең спорт  биографиясе гаять бай: алар –дөнья һәм Европа чемпионатлары җиңүчеләре һәм призерлары, Олимпия уеннарында һәм башка эре турнирларда катнашучылар. Спорттан әле дә китмәгән алар һәм шундый ук профессионаллар белән ярышырга әзер, шуның өчен бик тырышып күнегүләр ясыйлар:

“Мин атанага 6 көн күнегүләр белән шөгыльләнәм, көн саен 4-5 км ара йөзәм. Быел мин пенсиягә киттем, хәзер инде минем күнегүләр өчен вакытым күп - мин телевизор карамыйм һәм кәнәфидә утырмыйм”, - дип сөйләде 65-69 яшьлекләр арасында ир-атлар йөзүендә җиңүче булган немец спортчысы Гельмут Гертеленди. 

Мин журналист булып эшлим, газеталар өчен спорт турында мәкаләләр язам. Шуңа да карамастан, атнага 5 көн күнегүләр ясыйм. Мин йөзәргә бик яратам, мондый мөһим чараларга җитди әзерләнергә кирәк”, - дип белдерде  35-39 яшьлекләр төркемендә йөзү буенча бронза призеры, испан йөзүчесе Иниго Гони Иради. 

Спортчылар үзләре сөйләгәнчә, йөзү аларга сәламәт булырга һәм үзләрен яшь итеп тоярга ярдәм итә. Марафонның иң олы спортчысы россияле Игорь Бровин булып чыкты, аңа 83 яшь. Бүген ул иң яхшы нәтиҗә күрсәтә алмады,  әмма ул, “Мастерс” чемпионатында иң мөһиме – җиңү түгел, ә катнашу, дип саный. 3 километрны ул 1:09:08.1 нәтиҗәсе белән йөзеп чыкты.

“Мастерс” категориясендә ачык суда йөзү буенча ярышларның тулы нәтиҗәләре сылтамада булачак.

Спортсмены «Мастерс» сразились по плаванию на открытой воде
Яңалыклар тасмасын ачарга