Өч тапкыр Олимпия чемпионкасы, шулай ук “Мастерс” категориясендә синхрон йөзү буенча ярышлар директоры Ольга Брусникина сүзләренә караганда, - “Мастерс” Чемпионатында көндәшлекнең артык зур булмавы синхрон йөзүнең инде уңышларга ирешкән спортчылар арасында бик популяр булмавы белән аңлатыла икән, баш әйләндергеч нәтиҗәләргә гадәттә яшь синхрончы кызлар ирешә бит. “Мастерс” чемпионаты дөньяда бик популяр. “Мастерс”, гадәттә, төп Чемпионаттан соң бер ел узгач була, ә бу юлы ул Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионаты белән берләштерелде. Бу турнирда катнашучыларның күп булмавы шуның белән аңлатыла. Бәлки кемдер физик яктан әзерләнеп бетә алмагандыр, кемдер вакытын планлаштырып бетермәгәндер, ник дигәндә, “Мастерс” категориясендәге спортчылар өчен ярышларда катнашу барыннан да элек бер хобби ул”, - дип аңлатып узды Брусникина.
“Мастерс” категориясендә дуэт белән синхрон йөзү ярышларында җиңүчеләр булдылар:
Иртәгә, 7 нче августта “Мастерс” категориясендә төркемнәр арасында синхрон йөзү ярышлары узачак. Турнир “Акчарлак” спорт объектында уза, тамашачылар өчен ярышларны карарга керү ирекле.
Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге 16 нчы дөнья чемпионаты расписаниесе белән masters.kazan2015.com сайтында танышырга мөмкин.