«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Россия “Мастерс” Чемпионатында беренче “алтын”ын алды

Large_news_img_5526
05.08.2015, 17:00 Спорт
Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты ярышларының беренче көне Россия өчен җиңү белән истәлекле булды. Ике синхрончы ханым алтын медальләргә ия булдылар, ә иң төп ачыш – “алтын”ны 74 яшендә откан Ольга Миленина булды.

Ярышларның беренче көнендә “Акчарлак” спорт объектында синхрон йөзүдә шәхси программа буенча ярышлар узды. Турнирда биш яшь төркемендәге спортчы ханымнар катнашты. Иң яшь катнашучыга – 33, иң өлкәненә – 74 яшь иде.

Өч тапкыр Олимпия чемпионкасы, шулай ук “Мастерс” категориясендә синхрон йөзү буенча ярышлар директоры  Ольги Брусникина сүзләренчә – спорт ул авыруларга каршы прививка, яшьлекне озайтуның менә дигән чарасы. “Ярышларның максаты кеше организмы мөмкинлекләренең никадәр чикләнмәгән булуын күрсәтү, спорт белән шөгыльләнгәндә яшьлекне никадәр озайтып булуын аңлату. Кешеләр бирегә ярышларда катнашырга һәм ял итәргә, ярышлар һәм тормыштан ләззәт алырга киләләр. Монда теләгән һәр кеше катнаша ала, яшьләре генә 25 яшьтән яшьрәк булмасын”, - дип белдерде Брусникина.

16 катнашучы, 5 яшь төркеме, аларның һәркайсында медальләр комплектлары уйнатылды. Җиңү өчен спортчылар ике программа: катлаулы элементларны бик яхшы башкарырга кирәкле техник программа һәм элементларны дөрес башкару гына түгел, тамашачыларны артистлык ягыннан да әсәрләндерергә кирәк булган ирекле программаны башкарырга тиешләр иде.

Тамашачылар сүзләренә караганда, иң истә калырлык чыгышларның берсе Демис Руссосның лирик композициясе астында чыгыш ясаган Ольга Миленина программасы булган. Ул тамашачыларны да, судьяларны да үзенә каратты. “1959 елдан бирле йөзү белән шөгыльләнәм – бу инде ярты гасырдан артыграк дигән сүз. Ярышларда катнашу минем өчен авантюра! 74 яшемдә Дөнья чемпионкасы булуыма бик шатмын!”, - диде җиңүче.

Беренче ярышлар көненең тагын бер күңелле сюрпризы – 33 яшьлек Лилия Усова булды. Ул иң зур хыялын тормышка ашырганлыгы турында белдерде. “Мин үзем тренер, Россиядә шундый Чемпионат уздырылачагын очраклы гына белдем һәм үземне сынап карарга булдым, мондый дәрәҗәдәге ярышларда катнашу теләге балачактан ук күңелемдә яшәде инде. Программаны башкарган чакта борын кыскычым төшеп китте һәм мин программаны ансыз гына башкарып чыктым, “алтын” алырмын дип көтмәгән идем – бу минем иң зур хыялым иде”, - дип белдерде ул.

“Мастерс” категориясендә синхрон йөзү ярышлары, дуэтлар һәм төркемнәр чыгышлары белән, 6 нчы һәм 7 нче август көннәрендә дә дәвам итәчәк. Турнир “Акчарлак” спорт объектында уза, тамашачылар өчен “Мастерс” ярышларына керү ирекле.

Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге 16 нчы дөнья чемпионаты ярышлары расписаниесен masters.kazan2015.com сайтында белергә була. 

Россия "Мастерс" Чемпионатында беренче "алтын"ын алды
Яңалыклар тасмасын ачарга