«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

"Мастерс" синхрончы хатын-кызы Донала Фримен: "Спорт – үзеңне тонуста тоту өчен менә дигән чара"

Large_news_img_4379
04.08.2015, 15:11 Интервью
Иртәгә Су спорт төрләре буенча "Мастерс" категориясендәге 16 нчы дөнья чемпионаты башлана. Турнирны синхрон йөзү буенча ярышлар ачып җибәрәчәк. Австралиядән килгән спортчы Донала Фримен Казанга карата булган хисләре белән уртаклашты һәм ни өчен төрле яшьтә дә спорт белән шөгыльләнү мөһим булуы турында сөйләде.

- Үз спорт карьерагыз турында сөйләгез әле?

- Яшь чагымда мин милли ярышларда катнаштым. Ярышларда инде 20 ел катнашам, Олимпия уеннарына да бардым. Хәзер мин биредә, "Мастерс" категориясендәге ярышларда катнашучы булып торам. "Мастерс"ка мин инде дүртенче тапкыр киләм. 2008 елда үз категориямдәге ярышларда җиңү яуладым. Чемпионат елдан-ел яхшырганнан яхшыра бара. Бу Казандагы турнирны оештырудан күренеп тора.

- Ни өчен сез әле дә спортта?

- Минем өчен спорт үземне тонуста тоту өчен иң әйбәт чара.

-  Күпме вакытыгызны спортка багышлыйсыз?

- Ярышларга карап. Алда чыгыш ясау икән, мин көненә ике тапкыр күнегүләр ясыйм. Әмма гади тормышта мондый графикны саклавы кыен. Ә ярышлар булмаган вакытта мин атнага 2-3 тапкыр күнегүләр ясыйм.

- Казанда ясаячак чыгышыгыздан ни көтәсез?

- Максимум - минем медаль яулыйсым килә. Минимум - яхшы итеп чыгыш ясау. 

- Хәзерге вакытта төп Чемпионатта чыгыш ясаучы спортчыларга нинди теләкләрегез бар?

- Йөзү белән гомер буе шөгыльләнсеннәр.

Белешмәлек

Донала Фримен (Donelle Freeman) Австралияне тәкъдим итә, 50-59 яшьлекләр төркемендә чыгыш ясый. Спортчы ханым үз иле өчен 1984 елдагы Олимпия уеннарында Лос Анжелеста чыгыш ясаган. Казанда ул синхрон йөзүдә ялгыз чыгыш ясаячак.  

7 фото
Яңалыклар тасмасын ачарга