«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Синхрон йөзү ярышлары “Мастерс” чемпионатын ачып җибәрде

Large_news_img_5129
05.08.2015, 10:00 Рәсми хроника
“Мастерс” турниры – ул һәвәскәр спортчылар, шулай ук 25 яшьтән алып 100, хәтта аннан да өлкәнрәк яшькәчә булган олимпия чемпионнары ярышлары. Ярышлар рәсми спорт карьераларын төгәлләгән, әмма яраткан спорт төренә тугры калган спортчылар арасында үтә. Су спорт төрләре буенча 16 нчы “Мастерс” дөнья чемпионаты Казанда 2015 елның 5 нче августыннан 16 нчы августка кадәр узачак.

“Мастерс” турниры логотибының формасы Су спорт төрләре буенча 16 нчы төп дөнья чемпионаты логотибын кабатлый. Бу – спорт ветераннарына хас булган өлгергәнлек, зирәклек, тәҗрибә һәм белемнәр тупланмасын аңлата торган куе кызыл төстәге күппочмаклы кристалл. Логотип эчендәге 5 силуэт турнир программасына кертелгән спорт төрләрен чагылдыра:

  • ·         Ачык суда йөзү
  • ·         Синхрон йөзү
  • ·         Суга сикерү
  • ·         Су полосы
  • ·         Йөзү

Бүген “Мастерс” дөнья чемпионатының беренче көне.

Ярышларны беренче булып техник программадагы шәхси чыгышлары белән синхрончы хатын-кызлар башлап җибәрде. “Мастерс” синхрончы хатын-кызларының чыгышлары 7 нче августка кадәр барачак. Иртәгә, 6 нчы августта, хатын-кызлар дуэтлары арасында турнир башланачак, синхрон йөзү буенча ярышлар төркемнәр чыгышлар белән тәмамланачак. Синхрон йөзү буенча ярышларда барлыгы 11 илдән 35 кеше катнашачак, алар арасында 2 россияле дә бар. Ярышлар Чемпионатның “Акчарлак” бассейнында узачак.  

Шулай ук 7 нче августта “Казансу”да ачык суда йөзү ярышлары да узачак. 

Белешмәлек

Су спорт төрләре буенча “Мастерс” дөнья чемпионатында катнашуга Татарстаннан 133 катнашучы гариза биргән.

Спортчылар арасында казанлыларга таныш исемнәр дә бар. Ярышларда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов, Республика клиника инфекцияле авырулар хастаханәсенең анестезиология-реаниматология бүлеге җитәкчесе Вәкил Гатауллин, ЭЭМ ТР буенча ДТИ башлыгы урынбасары Тимур Хәйруллин да катнашачак. Шулай ук Татарстанның баш коткаручысы Илһам Насыйбуллинның катнашачагы да билгеле. “Мастерс” категориясендәге ярышларда катнашуга барлыгы 71 илдән 2639 катнашучы гариза биргән. Россиядән, гомумән алганда, 1159 спортчы катнашачак дип планлаштырыла.  

Яңалыклар тасмасын ачарга