«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Казанда ”Мастерс” спортчыларының күнегүләре башланды

Large_news_img_4630_новый_размер
03.08.2015, 11:30 Рәсми хроника
5 август көнне “Мастерс” категориясендә Су спорт төрләре буеча 16 нчы дөнья чемпионаты башланачак, ул 16 августка кадәр барачак. Турнирга 2 көн кала Казанга 45 спортчы килде.

Барлыгы 71 илдән 2639 катнашучы килү көтелә. “Мастерс” категориясендәге атлетлар Спортчылар авылына урнаштырылачак.

 “Мастерс” категориясендәге Чемпионат турниры программасына 5 спорт төре кертелгән: ачык суда йөзү, синхрон йөзү, суга сикерүләр, су полосы, йөзү. Катанашучыларга 25 яшьтән алып 100 яшькә кадәр. Чемпионат синхрон йөзү буенча ярышлар белән ачыла, алары исә 5 августтан алып 10 августка кадәр барачак. Ачык суда йөзү 7 августтан башлана, су полосы һәм йөзү - 10 августтан алып 16 августка кадәр, суга сикерүләр 12 августтан башлана. 

Чемпионатка килгән спортчылар күнегүләргә керештеләр инде. 2 августтан синхрончы хатын-кызлар күнегүләр белән шөгыльләнә башлый. Синхрон йөзү буенча ярышларда барлыгы 11 илдән 35 спортчы катнашачак. 4 августта ачык суда йөзү буенча күнегүләр старт ала, бу  дисциплина буенча ярышларда 17 илдән 376 спортчы катнашачак. 7 августта йөзүчеләр һәм ватерполочылар күнегүләргә керешә. 63 илдән 2000 спортчы йөзү буенча ярышларда катнашачак, 26 илдән 429 спортчы - су полосы турнирында, ә суга сикерүләрдә - 22 илдән 73 атлет.

Ярышлар 5 спорт объектында узачак: Су спорт төрләре сараенда, Казансу елгасында, “Буревестник”, “Олимп”, “Акчарлак” йөзү бассейннарында.

 “Мастерс” ДЧ-2015тә уйнатылачак бүләкләр комплектының максималь саны - 635. 

Яңалыклар тасмасын ачарга