«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Казанга “Мастерс” категориясендәге беренче спортчылар килде

Large_news_img_4757_новый_размер
30.07.2015, 15:30 Рәсми хроника
Узган тәүлек эчендә Казанга Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге 16 нчы дөнья чемпионатында катнашу өчен 4 спортчы килде. Беренче кунаклар КАРдан, АКШтан һәм Россиядән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, килгәннәр арасындагы иң өлкән спортсменкага 74 яшь.

Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге 16 нчы дөнья чемпионаты 2015 елның 5 августыннан алып 16 августына кадәр узачак. Дөньяның 91 иленнән 3000гә якын спортчы килүе көтелә. “Мастерс” категориясендәге атлетлар Спортчылар авылында урнашачак.   

“Мастерс” категориясендәге чемпионат турниры программасына 5 спорт төре кертелгән:

Ачык суда йөзү – 7 август

Синхрон йөзү – 5 августтан 10 августка кадәр

Суга сикерү – 12 августтан 16 августка кадәр

Су полосы – 10 августтан 16 августка кадәр

Йөзү – 10 августтан 16 августка кадәр

Катнашучыларга 25 яшьтән алып 100 яшькә кадәр.

Күнегүләр 2 августта башланачак. Казан суын беренче булып синхрон йөзү командасы сынап караячак. 4 августта ачык суда йөзү буенча күнегүләр башланачак. Ә 7 августта йөзүчеләр һәм ватерполистларның күнегүләре старт алачак.

Ярышлар 5 спорт объектында узачак: Су спорт төрләре сараенда, Казансу елгасы яр буенда,“Буревестник”, “Олимп”, “Акчарлак” йөзү бассейннарында.

“Мастерс” ДЧ -2015тә уйнатылачак медальләр комплектларының максималь саны - 635.

4 фото
Яңалыклар тасмасын ачарга