«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

“Мастерс” комитеты вәкилләре ДЧ-2015 корылмаларын карап чыктылар

Large_news_dsc_3138
11.07.2015, 15:00 Рәсми хроника
Халыкара ведомствоара комиссия Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының шулай ук “Мастерс” турнирларында да файдаланылачак крылмаларына инспекция визиты ясады. “Мастерс” комитеты һәм ФИНА офисы вәкилләре аккредитацияләү үзәгенең, “Акчарлак” һәм “Олимп” йөзү бассейннарының һәм ачык суда йөзү ярышлары узачак “Казансу”ның әзерлегенә бәя бирделәр.

Кичә визитта катнашучылар берничә мөһим мәсьәлә буена фикер алыштылар, алар арасында “Мастерс” категориясендәге чемпионатка спорт төрләре буенча заявкалар торышы, старт-битләр, ярышлар хронометражы, спорт төрләре буенча жирәбә уздыру тәртибе кебек мәсьәләләр бар иде. “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионатына әзерлек финиш сызыгына чыга һәм турнирны оештыручылар һәм йөзү буенча халыкара федерация җитәкчеләренең инде хәзер үк бу ярышларның ничек узачагына төгәл күзаллаулары бар.

Составында рәис Эдвард Эвелли, почетлы секретарь Курт Микола, ФИНА офисы хезмәткәре Уилл Бастин, Microplus вәкилләре Даниэла Коррадино һәм Элена Настази булган комитет Казанда актив эшчәнлеген берничә көн элек башлаган иде инде.

“Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионатын уздыру өчен безнең барысы да әзер. Оештыру комитетының үз ягыннан булган барлык бурычларны да үтәячәгенә шик тотмадык. Визит кысаларында чемпионат корылмалары буйлап тагын бер йөреп чыктык һәм аларның спортчыларны һәм тамашачыларны каршы алырга тулысынча әзер икәнлекләренә инандык. Казанда оештыру комитетының да, шәһәрнең үзенең һәм анда яшәүчеләрнең дә спорт бәйрәмен көтү халәтендә икәнлекләрен күрергә була. Мисалга, кичә без төшке аш вакытында туклану сервисын тәкъдим итү шаһитләре булдык, штаттан тыш хәлгә дә тест уздырдылар. Барысы да бик тыныч, төгәл һәм уйланылган иде. Жирәбә нәтиҗәләренә килгәндә, жирәбә этабында без 35 команданы җәлеп иттек. Ул уңышлы узды дип әйтергә була”, - диде “Мастерс” комитеты рәисе Эдвард Эвлли.

Казан Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты белән төрле яшь категориләрендәге спортчылар су спорт төрләре буенча көч сынашачак “Мастерс” ФИНА дөнья чемпионаты бер үк вакытта уза торган беренче шәһәр булачак. Ул 5 августтан 16 августка кадәр узачак. Ярышлар 25 яшьтән алып 100 яшькәчә булган 14 яшь категорияләрендә узачак. Спортчылар арасында 635 медаль комплекты уйнатылачак.

6 фото
"Мастерс" комитеты вәкилләренең инспекция визиты
Яңалыклар тасмасын ачарга