«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Казанда узачак “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионатына 42 илдән 500дән артык кеше теркәлгән

Large_news_dsc_9788
07.04.2015, 17:53 Рәсми хроника
“Мастерс” категориясендәге Россия чемпионаты һәм ФИНА дөнья чемпионаты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында сишәмбе иртән узган брифингның темасы булып торды. Брифингта Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры Азат Кадыйров, шулай ук “Мастерс” хәрәкәтенең Татарстандагы ветераны Павел Васильевич Глебов катнаштылар.

“Мастерс” категориясендәге 16 нчы дөнья чемпионатының Казанда 5 августтан 16 авгуска кадәр узачагын искәртеп китик. Ярышлар 25 яшьтән 100 яшькәчә булган 14 яшь аралыгында узачак. Ярышларда 110 илдән 5-6 мең спортчы катнашыр дип көтелә, 635 медаль комплекты уйнатылачак. Чемпионатны уздыруда 318 техник һәм рәсми зат катнашачак, алар арасында: 30 халыкара судья һәм 288 милли судья.

Ярышларда катнашучылар спортның 5 төрендә ярышачаклар. Ярышлар 5 корылмада узачак: йөзү һәм суга сикерү буенча – Су спорт төрләре сараенда, синхрон йөзү буенча – “Акчарлак” бассейнында, ачык суда йөзү буенча – Казансуда. Ватерполчылар медальләр өчен “Буревестник” һәм “Олимп” бассейннарында ярышачаклар.

Катнашучыларны теркәү 17 февральдә башланды һәм Казанда 2015 елда су спорт төрләре буенча узачак 16 нчы дөнья чемпионатының рәсми сайтында - kazan2015.com сайтында бара. Заявкалар 15 июньнән соң кабул ителми. Бүгенге көнгә FINA GMS системасында 42 илдән 531 катнашучының анкетасы теркәлгән.

РФ Хөкүмәтенең 2015 елның 14 мартындагы  № 430-р нчы карары белән “Мастерс” категориясендәге ДЧда катнашучылар өчен түләүсез визалар бирү тәртибе билгеләнгән. Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы белән “Казан” Халыкара аэропорты биләмәсендә 2015 елның 15 июленнән 20 августына кадәр Россия ТЭМ вакытлы консуллык пунктын урнаштыру турында килешенгән.

 “Мастерс” категориясендәге ДЧ-2015нең баш аккредитацияләү үзәге Халыкара мәгълүмат үзәге бинасында урнашкан. Биредә милли спортчылар һәм техник рәсми затларны аккредитацияләү башкарылачак.

“ФИНА гаиләсе”, “ФИНА кунаклары”, “ФИНАның маркетинг партнерлары”, “ФИНА подрядчылары”, “ФИНА партнерлары һәм тәэмин итүчеләре” һ.б. клиент төркемнәре вәкилләре аккредитацияне “Корстон” кунакханәсе фойесында урнашкан ФИНА аккредитацияләү үзәгендә узачаклар.

“Мастерс” категориясендәге ДЧна аккредитация узучы катнашучыларның гомуми саны 6318 кеше булыр дип көтелә. Төп аккредитацияләү үзәге эше төшке ашларсыз һәм ял көннәрсез, тәүлек әйләнәсе булыр дип планлаштырыла,  ФИНА аккредитацияләү үзәге 8.00 дән  20.00 гә кадәр эшләячәк.

Катнашучыларның рәсми төп килеп төшү урыннары “Казан” халыкара аэропорты, “Казан-1” тимер юл вокзалы, “Казан-2” транспорт-күчеп утыру төене булачак.

Катнашучыларның килеп төшү һәм аларны озату пунктларында традицион сервислар оештырылачак: волонтерлар эше, Казан халыкара аэропортына “Мастерс” дөнья чемпионаты символикасы төшерелгән паспорт контроле һәм таможня рәсмиләштерүе өчен аерым кабиналар куелачак.  

2 нче августтан 18енә кадәр килеп төшү урыныннан Аккредитацияләү үзәгенә һәм киресенчә булган мартшрутта йөри торган “шаттл” системасындагы автобус хәрәкәте оештырылачак. “Мастерс”та катнашучылар өчен әлеге автобусларда йөрү бушлай булачак.

Судагы куркынычсызлык өчен оста коткаручылар һәм водолазлар җавап бирәчәк. Хәзерге вакытка ачык суда коткаручылар хезмәте көче һәм чаралары әзерләнгән һәм килештерү өчен ФИНА га тәкъдим ителгән. Шулай ук су чите дә криминаль омтылышлар һәм санкцияләнмәгән керүдән сакланачак. Ярышлар кысаларында 5 коткару көймәсе, 22 коткаручы һәм 7 водолаз җәлеп ителәчәк.

“Мастерс” транспорт системасы кешеләрне шәһәр тибындагы автобусларда Спортчылар авылыннан спорт корылмасына кадәрге маршрутта билгеләнгән расписание буенча йөртүне күздә тота. Транспорт расписаниесе спорт программасыннан чыгып төзелә. “Мастерс” чемпионатында катнашучы аккредитация узган барлык кешләрне җәмәгать транспортында бушлай йөртү мөмкинлеге карала.

“Мастерс” категориясендәге ДЧ_2015не уздыру кысаларында туристлык тибындагы 8 автобус (килү һәм китү маршрутларында гына), 15 шәһәр тибындагы автобус, 22 җиңел машина һәм минивэн (алар бары тик ФИНА гаиләсе һәм техник делегатларга гына хезмәт күрсәтәчәк) җәлеп ителәчәк. Җиңел машиналарны ДЧ-2015 партнеры “АвтоВАЗ” ААҖ бирәчәк.

“Мастерс” категориясендәге чемпионатта катнашучыларны рәсми урнаштыру урыны дип Халыкара йөзү федерациясе (ФИНА) тарафыннан Спортчылар авылы билгеләнгән.  Чемпионатта катнашучылар 22 йортка  (2 һәм 3 кластерлар) урнаштырылачаклар. Гомуми сыйдырышлык – 4500 кеше.

Чемпионатны медицина ягыннан тәэмин итүгә дә зур игътибар бирелә. Стационар ярдәм әйдәп баручы 6 үзәктә күрсәтеләчәк: Республика клиник хастаханәсендә, 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә, Республика балалар клиник хастаханәсендә, Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә, Республика клиник инфекцияле авырулар хастаханәсендә, Ресрублика клиник күз авырулары хастаханәсендә. Спотчылар авылы биләмәсендә “4 нче шәһәр “Студентлар” дәваханәсе” эшләячәк.

Медицина юнәлеше буенча 500дән артык медицина хезмәткәрен һәм 113 волонтерны җәлеп итү күздә тотыла. 2015 елның апрель-маенда Чемпионат кунакларына һәм катнашучыларга медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча медицина хезмәткәрләрен Казан медицина академиясендә, ә урта медицина персоналын Казан медицина көллиятендә әзерләү эшләре планлаштырылган.

Чемпионатны куркынычсызлык белән тәэмин итү эшләрен координацияләү өчен чемпионатны әзерләү һәм аны уздыру чорында җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлыкны саклау буенча ведомствоара оператив штаб булдырылган. Чемпионат уздырылган чорда корылмаларга керү аккредитация бейджын күрсәтү тәртибендә булачак. 

Йөзү һәм суга сикерү буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы ФИНА паркында узачак. Калган барлык төр ярышларда җиңүчеләрне бүләкләү корылмаларда узачак (су полосы – “Олимп” һәм “Буревестник”та, синхрон йөзү – “Акчарлак”та, ачык суда йөзү – Казансуда). “Мастерс” чемпионатының  бүләкләү төркеме эше өчен 3 309 чәчәк бәйләме әзерләнәчәк. 

“Мастерс” чемпионаты медальләре дизайны борынгы антик артефактлар – иң борынгы спорт ярышлары стилендә эшләнгән. “Могҗиза белән генә исән калган” сурәттә су өслеген ярып баручы йөзүчене сурәтләнә, бу җиңүгә омтылышны, уңышка ирешү юлында стихияне җиңүне, тормыш сынаулары белән бергә-бер калырга курыкмауны, һәм, билгеле инде, кеше белән суның аерылгысыз бәйләнешен тасвирлый. Медальләрнең эскизлары 2014 елның ноябрендә ФИНА Бюросы утырышында расланган.

 “Мастерс” категориясендәге ФИНА дөнья чемпионатының ачылыш һәм ябылу тантаналары 10 һәм 16 август көннәрендә ФИНА паркында узачак.

ТР МК узган брифинг - "Мастерс" категориясендәге ФИНА ДЧ
ТР МК узган брифинг - "Мастерс" категориясендәге ФИНА ДЧ
Яңалыклар тасмасын ачарга