«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

ФИНА комиссиясе “Мастерс” дөнья чемпионатына әзерлекне бәяли

Large_news_dsc_5204
07.02.2015, 12:00 Рәсми хроника
Казанда 5-7 февраль көннәрендә Халыкара йөзү федерациясе “Мастерс” комитеты вәкилләренең инспекция визиты уза.

Комиссия составына “Мастерс” комитеты рәисе Эдвард ЭВЕЛЛИ, “Мастерс” комитетының вице-рәисе Мэл Голдштейн, ФИНА Бюросы әгъзасы Мөхәммәд ДИОП һәм башкалар кергән. Техник комиссияне ФИНА башкаручы директоры Корнель МАРКУЛЕСКУ җитәкли.

Эшнең беренче көне “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры Азат Кадыйров һәм Чемпионатка әзерлекнең функциональ юнәлешләре җитәкчеләре катнашындагы киңәшмә белән башланды. Киңәшмә кысаларында “Мастерс” комитеты әгъзаларына беренче тапкыр спорт төрләре буенча ярышларның спорт директорлары тәкъдим ителде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ике турнирга да билгеләнгән ярышлар директорлары Россия спорт федерацияләрен тәкъдим итәләр, бу исә ярышларга әзерлекнең дәрәҗәсе һәм масштабы зур булуы турында сөйли.   

Аерым алганда, Бөтенроссия йөзү федерациясе вице-президенты Григорий Стецюк йөзү һәм ачык суда йөзү буенча ярышларга әзерлекне җитәкли. Су полосы буенча спорт директоры итеп атказанган спорт мастеры, Олимпия уеннарында көмеш һәм бронза медальләр иясе Ирек Зиннуров билгеләнгән.  Синхрон йөзү ярышлары директоры  - Татьяна Галкова, Россия Синхрон йөзү федерациясе президиумы әгъзасы, халыкара дәрәҗәдәге судья, 2013 елдагы җәйге Универсиада ярышлары директоры. Суга сикерү ярышларының спорт директоры исә Андрей Бекетов – Россиянең юниорлар составы җыелма командасы өлкән тренеры, халыкара дәрәҗәдәге судья, 2013 елдагы җәйге Универсиада ярышлары директоры.

Визит кысаларында кичә комиссия әгъзалары клиент төркемнәре – “Мастерс” чемпионатында катнашучыларга күрсәтелә торган сервисларны әзерләү барышы белән таныштылар һәм спорт корылмаларын, шул исәптән Спортчылар авылын һәм Халыкара мәгълүмат үзәген карадылар. Бүгенге көн программасында спорт корылмаларында булу һәм спортның һәр төрендә ярышлар оештыру буенча киңәшмә уздыру каралган.

 “Мастерс”ның Су спорт төрләре буенча чемпионат белән бер үк вакытта диярлек уздырылуына карамастан, аны оештыру һәм үткәрүнең үзенчәлекләре бар. Барыннан да элек, ярышлар 25 тән 100 яшькәчә 14 яшь категориясендә уздырылачак, - дип билгеләп үтте “Мастерс” комитеты рәисе Эдвард Эвелли. – Ярышлар һәр көнне, кайбер көннәрдә иртәдән кичкә кадәр узачак. Бу персоналны, волонтерлар һәм инфраструктураны күбрәк җәлеп итәргә кирәк була дигән сүз”.  

Азат Кадыйров ФИНА тарихында беренче тапкыр ике чемпионат та бер үк шәһәрдә һәм бер үк вакытта диярлек уза дип билгеләп үтте. “Бер яктан бу мәсьәләне уңайлаштыра, икенче яктан исә өстәмә мобилизация һәм тиз үзгәртеп коруны таләп итә. Мондый ярышларны без беренче тапкыр уздырабыз һәм, спорт күзлегеннән чыгып караганда бу турнир бик зур рейтинглы вакыйга булмаса да, су спорт төрләрен популярлаштыру ягыннан ул зур әһәмияткә ия. Ярышларда катнашучылар - күп очракта зур милли һәм халыкара ярышларда призлы урыннар алучылар, зур спорттагы карьераларын тәмамласалар да, спорт формасын югалтмыйча шөгыльләнүчеләр. Алар безгә мөстәкыйль рәвештә гаиләләре белән, кайчакта җанатарлары төркеме белән дә киләләр. Спортчылар биредә ярышып кына калмыйча, бер-берләре белән аралашып, вакытларын күңелле итеп уздырачаклар, бу исә турнир атмосферасын фестиваль рухына якынайта” – диде ул.

Искәртеп узыйк, “Мастерс” категориясендәге 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 5-16 август көннәрендә узачак. Ярышларда 100-110 илдән 5-6 мең спортчы катнашыр дип көтелә. Барлыгы 653 медаль комплекты уйнатылачак. Катнашучыларны теркәү халыкара йөзү федерациясе сайтында 17 февральдән башлана.

Халыкара йөзү федерациясе “Мастерс” комитетының чираттагы инспекция визиты июль аенда булачак.

 

  

"Мастерс" инспекция визиты
Яңалыклар тасмасын ачарга