«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Казанда ДЧ-2015 һәм “Мастерс” категориясендәге ДЧ-2015 медальләре тәкъдим ителде

Large_news_dsc_4961
04.02.2015, 17:49 Рәсми хроника
Су спорт төрләре сараенда узган матбугат конференциясендә журналистларга су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты һәм “Мастерс” категориясендәге су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының булачак бүләкләү тантаналары турында сөйләделәр.

Матбугат конференциясендә “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры Азат Кадыйров, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советы әгъзасы Илнур Миңнуллин һәм “Парадокс” реклама студиясе” компаниясе арт-директоры Илшат Байбурин катнашты.

Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, бүләкләү тантаналарын оештыру, тар юнәлештә булуына карамастан, Чемпионатны оештыру һәм үткәрү эшенең мөһим өлеше булып тора. Чыгышы барышында ул тантаналарның төп өлешләре турында әйтеп узды.

Бүләкләүчеләр төркеменә кызлар - 44 модель җәлеп ителәчәк. Алар тышкы кыяфәтләре, халыкара һәм россия спорт ярышларында бүләкләүчеләр төркемендә эшләү тәҗрибәләре буенча сайлап алыначаклар. Бүләкләүчеләр төркеме эшчәнлеге өчен 72 поднос, төп Чемпионатка 588 чәчәк бәйләме һәм “Мастерс” чемпионатына 3890 чәчәк бәйләме әзерләнәчәк. Байракчылар төркеме флагларны рәсми күтәрү һәм чыгару өчен җәлеп ителәчәк. Байракчылар төркемен Казан югары хәрби команда училищесының (КЮХКУ) 20 курсанты тәшкил итәр дип планлаштырыла. Форсаттан файдаланып, Азат Кадыйров спорт чараларын үткәргәндә күрсәткән ярдәмнәре өчен КЮХКУ җитәкчелегенә  рәхмәт белдерде.


Флаглар – бүләкләү тантаналарының тагын бер мәҗбүри атрибутикасы. Катнашучы илләрнең барлыгы 2500 берәмлек дәүләт флагларын, ә Чемпионат һәм Мастерсның рәсми флагларын 60 берәмлек ясау планлаштырыла. 2014 ел ахырында су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты һәм “Мастерс” категориясендәге су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатларының рәсми флаглары Татарстан Республикасының Геральдика исемлегенә кертелделәр, бу инде спорт чарасына әзерлекнең югары статуста булуын һәм республика тормышы өчен зур әһәмияткә ия икәнлеген раслап тора. “Бу инде Чемпионат флаглары хәзер Татарстан мирасының бер өлеше булып торуы фактын тану”, - дип белдерде Илнур Миңнуллин һәм Азат Кадыйровка флагларның Геральдика исемлегенә кертелгәнлекләре турындагы таныклыклар тапшырды.

Чараның кульминация мизгеле Чемпионатлар медальләрен тәкъдим итү булды. Азат Кадыйров белдергәнчә, җиңеп чыккан эскизлар медаль комплектларының иң яхшы дизайнына 2014 елның мартыннан сентябрь аенача барган конкурс барышында сайлап алынганнар. Конкурска су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына медальләрнең 29 эскизы (концепция) һәм “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионатына медальләрнең 27 эскизы (концепция) тәкъдим ителгән булган.Медальләрнең әлеге эскизлары ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов, Казан мэры И.Р.Метшин белән килештерелгән һәм 2014 елның ноябрендә ФИНА Бюросы утырышында расланган.

“Чемпионат – 2015” категориясендә “Су тирәнлеге”(“Парадокс” реклама студиясе” компаниясе, Уфа шәһәре) медаль концепциясе җиңүче булды. “Медаль концепцияләрен эшләгәндә алда гадәти булмаган бурыч торганлыгын да аңларга кирәк – “тере” су эффектын бирергә кирәк иде, - дип белдерде компаниянең арт-директоры Илшат Байбурин – без медальләрдә аның хәрәкәттәге өслеген, тирәнлеген һәм агышын күрсәтергә омтылдык. Аларның үзенчәлеге дә шунда – сез аның тирәнлеген сизәргә һәм бу стихиянең тарту көчен тоярга тиешсез”.

“Чемпионат “Мастерс”- 2015” категориясендә җиңүче дип “Бары алга” (“Sechenov.com” компаниясе, Мәскәү шәһәре) медале коцепциясе табылды. Медаль дизайны иң борынгы спорт ярышлары яшьтәшләре булган антик артефактлар стилендә ясалган. “Могҗиза белән сакланып калган” рәсемдә су өслеген кисеп баручы йөзүче сурәтләнгән һәм ул тирән символик мәгънәгә ия: җиңүгә омтылыш, уңышка ирешү юлындагы киртәләрне җимерү, язмыш сынаулары белән бергә-бер калуга әзер булу һәм, әлбәттә инде, кешенең су белән аерылгысыз бәйлелеге – бу мәгънәләр барысы да спорт ярышлары рухын һәм Халыкара йөзү федерациясенең “Water Is Our World” (“Су – безнең дөнья”) шигарен чагылдыра.

Медальләрне Казан югары хәрби команда училищесы курсанты, уку алдынгысы, КЮХКУ хәрби-спорт көрәшләре буенча җыелма командасы әгъзасы Руслан Черниченко һәм Су спорт төрләре буенча ДЧ илчесе, “Татар кызы – 2014” Бөтенроссия фестивале җиңүчесе Алинә Гыйззәтуллина тәкъдим иттеләр.  

Бүләкләү тантаналарын үткәрүне оештыру өчен 63 волонтер һәм вакытлы персоналдан 48 кешене җәлеп итү планлаштырыла. Бүләкләү тантаналары репетицияләре агымдагы елның июлендә башланачак. 

Медали ЧМ-2015 и ЧМ-2015 «Мастерс» презентовали в Казани
Яңалыклар тасмасын ачарга