«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Казанда “Мастерс” категориясендәге су мундиаленә әзерлек турында фикер алышалар

Large_news_dsc_0208
25.11.2014, 17:51 Рәсми хроника
Казан 2015 елның җәендә кабул итәчәк Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге ФИНА Дөнья чемпионатына әзерлек 25 ноябрьдә “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАОда узган киңәшмәнең темасы булды.

Очрашуда Дирекциянең генераль директоры Азат Кадыйров,  Татарстан Республикасы йөзү федерациясенең беренче вице-президенты, спорт мастеры, “Мастерс” турнирларында катнашучы Эрик Акчурин,  спорт йөзүе буенча “Идел” ветераннар клубы рәисе, спорт мастеры, “Мастерс” категориясендә йөзү буенча 8 дөнья чемпионаты һәм 9 Европа чемпионатында катнашкан һәм бу ярышларда күп тапкырлар призер булган Алексей Камешков, дөнья рекордчысы, “Мастерс” категориясендә Европа һәм дөнья чемпионатлары җиңүчесе, “Казан теннис академиясе” директоры Равил Ногманов, "Мастерс" дөнья чемпионатында катнашучы,  ТР Йөзү федерацияләре судьялары коллегияләре рәисе Лев Камешков һәм башкалар катнашты. 

“Дирекциядә бүген “Мастерс” хәрәкәтенең Татарстандагы иң актив катнашучылары чакырылган. Без аларны булачак турнирны оештыру комитеты белән очрашуга чакырдык. Спортчылар, оештыручылар, тамашачылар – барыбыз да бу ярышларның масштабы буенча да, әһәмиятлелеге ягыннан да бик популяр һәм зур ярышлар икәнлеген аңласак иде. Италиядә һәм Канадада булган соңгы ике турнир бик күп катнашучыларны җыйды, аларның күпчелеге йөзүчеләр иде. Спортчылар җиңү артыннан гына түгел, ә бер-берсен күрергә, аралашырга бара торган ярышлар булулары белән кызыклы алар. Бүгенге очрашу, аерым  консультацияләр кебек үк, бик мөһим”, - дип ассызыклады Эрик Акчурин.

“Мастерс”та катнашучылар 2015-ДЧ оештыру комитеты хезмәткәрләренә алда уздырылган турнирлар оештырылышыннан алган тәэсирләре,  «аккредитация», «транспорт», «аэропортта очрашулар», «урнашу», «яшәү», «медицина ягыннан тәэмин ителеш», «волонтерлар», «спорт корылмалары» һәм «спорт мәйданнары» кебек юнәлешләр буенча эшләр турында сөйләделәр. Якын  арада мондый очрашу булачак ярышлар уздырылачак корылмаларның берсендә – Су спорт төрләре сараенда үткәреләчәк дип килешенде.

“Казанда “Мастерс”та даими катнашучылар булып торучы спортчылар яшәве сөенечле. Без мондый очрашуларны системалы рәвештә оештырып торачакбыз. Профессионаллар катнаша торган чемпионатлар уздыру зур ярышлар оештыру буенча тәҗрибәсе булган Казан өчен яңа мәсьәлә һәм ул хәзер безнең өчен бик мөһим булып тора.  Катнашучыларны теркәү 2015 ел башында башланачак” – диде “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль секретаре Ранко Тепавчевич.

Искәртеп узыйк, Казан “Мастерс” турниры Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионаты уздырылганнан соң үк үткәрелә торган беренче шәһәр булачак.  Ул 5 нче августтан 16сына кадәр барачак.  Анда 110 илдән 6000ләп спортчы катнашыр дип көтелә, алар спортның йөзү, ачык суда йөзү, синхрон йөзү, су полосы, суга сикерү кебек 5 төрендә ярышачаклар. Ярышлар 14 яшь категориясендә узачак. 

ДЧ-15 ОК хезмәткәрләренең "Мастерс" катнашучылары белән очрашуы
Яңалыклар тасмасын ачарга