“Мастерс” категориясендәге ДЧ-2015нең иң гүзәл мизгелләре
Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионаты ахырына якынлашты. Казан “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионатын төп ФИНА дөнья чемпионаты белн параллель рвештә уздырган тарихтагы беренче шәһәр булды. Ярышларның 5 нче августтан 16 нчы августка кадәр узганлыгын билгеләп узыйк. Атлетлар спортның биш төрендә: йөзү, ачык суда йөзү, синхрон йөзү, су полосы, суга сикерүләрдә ярыштылар.