"Мастерс" турнирының талисманнары, төп ФИНА дөнья чемпионатныкы кебек үк, Итиль (малай) һәм Алсу (кыз) кар барслары. Чемпионат контекстында бу хайваннар осталык, җитезлек һәм көчне символлаштыралар.
Итиль (ирләр исеме) - Идел елгасының урта гасырлардагы аталышы. Ул казах, чуаш, татар, башкорт, калмык һәм монгол телләрендә һаман да шулай атала. Алсу (хатын-кыз исеме) исә киң таралган татар исеме, тәрҗемәдә "алсу су" дигәнне аңлатканлыктан, су һәм су спорт төрләре белән бик яхшы ассоциацияләшә.
Чемпионатның талисманы бөтенроссия бәйгесе үткәрү нәтиҗәсендә билгеләнде. Россиядә яшәүче теләсә-кайсы кеше бер ай дәвамында Чемпионатны оештыру комитетына түбәндәгеләрне чагылдыручы талисман идеясенең үз вариантын юллый ала иде:
- спорт
- яшьлек
- су тематикасы
- безнең илнең бай традицияләре.
Россияең төрле төбәкләреннән булган вәкилләр катнашты, алар арысында профессиональ дизайнерлар да, укучылар, студентлар, шулай ук спорт сөюче гади кешеләр дә бар иде.
Талисман идеяләренең күбесе бер-берсен кабатлаганга күрә, бәйгене оештыручылар карары белән талисманнарның шорт-бите формалаштырылып, Чемпионатның рәсми сайтыннан файдаланучылар судына тәкъдим ителде.
Бер атна дәвамында барган интернет-тавыш бирүдә 3 меңнән артык кеше катнашты. "Халык фавориты" булып Барсик сайланды. Бәйге тәмамланганнан соң аның беренчел макеты эшләп бетерелде. Талисманнарга исемнәр Дирекция хезмәткәрләреннән һәм волонтерлардан сорау юлы белән сайланды. Аларга исемнәр сайлаганда үзенчәлеклелек, җайлы кабул ителеш, истә калдырырга уңайлылык, милли колорит һәм халыкара чара өчен мөһим нәрсә - исемнәрнең төрле телләрдә җиңел әйтелеше критерийларыннан чыгып эш ителде.