Су спорт төрләре буенча "Мастерс" категориясендәге ФИНА дөнья чемпионаты ("Мастерс" турниры) - спортчыларның су спорт төрләре буенча яшь категорияләре чигендәге ярышлары. Анда Олимпия уеннары, дөнья чемпионатлары, континенталь чемпионатлар җиңүчеләре һәм призлы урыннар алучылары катнаша. Бу турнир иң көчле һәм иң билгеле спортчыларны җыя.
Спортчылар өчен "Мастерс" категориясендә ярышлар оештырырга булган беренче омтылыш 1978 елда Торонтода (Канада) су спорт төрләре буенча төрле яшь төркемнәре арасында уздырылган Беренчелектә кабул ителгән. 1983 елның 12 апрелендә Сиднейда (Австралия) "Мастерс" категориясендә (Masters Swimming - International) йөзү буенча Халыкара оешма булдыру турындагы карар кабул ителгән очрашу уза. Аның беренче президенты австралияле Гэри Статсел булды. Бер елдан оешма әгъзаларының саны 9га җитте. Оешманың Уставы расланды.
1984 елда Халыкара йөзү федерациясенең (FINA) яңа сайланган президенты Роберт Хельмик Бюрога яңа оешманы үз канат астына алырга тәкъдим итте. Икенче елның апрелендә, FINA Бюросының Индианаполиста(АКШ) узган очрашуында су спорт төрләре буенча "Мастерс" категориясендәге Комиссия формалаштырылды.
1985 елның 9-10 ноябрь көннәрендә FINA Бюросы йөзү буенча "Мастерс" категориясендәге Халыкара оешманы үз составына кабул итүгә тавыш бирде. Махсус Устав әзерләнде, аның буенча "Мастерс" категориясендә йөзү FINA спорт төрләре программасына кертелде, шулай ук "Мастерс" Комитетына әгъзалар билгеләү процедурасы билгеләнде. Инде 1986 елда Токиода йөзү буенча "Мастерс" категориясендәге дөнья чемпионаты FINA кагыйдәләре буенча узды.
"Мастерс" категориясендәге йөзүне Халыкара йөзү федерациясе канаты астында уздырыла торган спорт төрләре составына кертү турында FINAның 1986 елда Мадридта (Испания) узган Конгрессында игълан ителде.
Ярышлар кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә "Мастерс" категориясендәге спортчылар ярышларда профессионаллар дәрәҗәсендә чыгыш ясау мөмкинлегенә ия булдылар. Бюро шулай ук су спорт төрләре буенча "Мастерс" категориясендә беренче FINA Комитетын да ештырды.
Су спорт төрләре буенча "Мастерс" категориясендә 1988 елда Брисбенда (Австралия) һәм 1990 елда Рио-де-Жанейро (Бразилия) узган 2 нче һәм 3 нче чемпионатлар программасында йөзү бердәнбер спорт төре булып калган иде. Аннан соң узган чемпионат программасына инде су спортының биш төре кертелде, ә йөзү буенча "Мастерс" категориясендәге Халыкара оешма FINA сотавына тулысынча кереп бетте.
2012 елның 29 октябрендә FINA Бюросы утырышында су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының билгеләнгән форматын киңәйтү һәм аңа, 2015 елдан башлап, "Мастерс" турнирын да кертү турында карар кабул ителде. Яңа формат "Мастерс" чемпионатын су спорт төрләре буенча ФИНА төп дөнья чемпионаты белән үзара бәйләнештә, аның состав өлеше сыйфатында (FINA Бюросының 2012 елның 29 октябре беркетмәсе, 12 нче пункт) уздыруны күздә тота.