- Баш бит
- Кабул итүче як
- Ничек килеп җитәргә
Ничек килеп җитәргә
Географик яктан уңайлы урнашу сәбәпле, Казан Россия төбәкләре һәм чит
илләр белән челтәрле транспорт бәйләнеше системасына ия. Шәһәрне
автомобиль магистральләре, тимер юл һәм авиамаршрутлар, елга юллары
бәйли.
Казан – Россиянең иң мөһим транспорт чишелешендә урнашкан шәһәрләрнең
берсе. Казан аша “Волга” М7 (Е22) федераль автомагистрале үтә. Шулай ук
Р239, Р241 һәм Р242 федераль трассалары да Татарстан башкаласына карый.
Шәһәрдән ерак түгел генә Р175 трассасы урнашкан. Шулай ук «Төньяк
Европа — Көнбатыш Кытай» транспорт коридоры да Казаннан ерак түгел.