Йөзү, суга сикерү, синхрон йөзү, ачык суда йөзү ярышларында катнашу өчен Сезгә ким дигәндә 25 яшь булырга тиеш. Катнашучының яше 2015 елның 31 декабреннән исәпләнә. Шулай итеп, 1990 елда яки аннан алдарак туган кешеләр бу ярышларда катнаша алалар.
Су полосы өчен катнашучыларга ким дигәндә 30 яшь булырга тиеш (1985 елда яки аннан алдарак туганнар).
Юк, бары тик ил милли федерацияләре составына кергән клубларда теркәлгән затлар гына катнаша ала. Теркәлүне тәмамлау өчен Сез Мастерс клубы әгъзалыгы картагызны күрсәтергә тиеш.
Минималь яшь чигенә җиткән һәм клуб әгъзасы булып торучы теләсә-кем катнаша ала.
Чемпионатта катнашучы сыйфатында аккредитация узар өчен онлайн теркәлү узарга кирәк. Аккредитация 17 февральдә ачыла. Аккредитация процессы турындагы тулырак мәгълүмат биредә булачак.
Тамашачылар (озатып йөрүчеләр) теркәлә һәм Чемпионат барган барлык вакытка гамәлдә булачак аккредитацияләнгән бейдж алуга өчен взнос түли һәм аккредитацияләнгән бейдж буенча күрсәтелә торган өстенлекләрдән файдалана алалар.
Система Сезгә үз битегезгә теләгән вакытта кабат кайту мөмкинлеген бирә. Исәпкә алу язмасына керер өчен Сезгә системага электрон адресыгыз һәм паролегез ярдәмендә керергә туры киләчәк. Шуннан соң Сез өстәмә теркәлү эшләрен башкара яки теләгегез буенча алдан кертелгән мәгълүматны үзгәртә аласыз.
Сезнең исәпкә алыну битегез берәү генә була. Шүңа күрә, әгәр сез тренер да, спортчы да икән, Сезгә спортчы буларак теркәлергә кирәк. Аккредитациягез Сезгә шул исәптә тренер вазифаларын да үтәргә мөмкинлек бирәчәк.
Онлайн теркәлү FINA GMS системасында https://registration.fina.org сылтамасы аша башкарылырга тиеш.
Биредә Сез теркәлгән чакта ярдәм итәчәк тулы мәгълүмат таба алачаксыз.
Рәсми теркәлү 2015 елның 17 февралендә ачылды һәм 30 июньдә ябылачак. Соңгы көннән соң бирелгән заявкалар кабул ителмәячәк. Әмма теркәлгән затлар өчен спорт заявкаларын теркәү 2015 елның 2 июленә кадәр ачык булачак.
Әйе, балаларның аккредитацияләнгән бейджлар алуларын теләсәгез, аларны теркәргә кирәк.
Теркәлүнең дүрт (4) төп этабы бар:
Сезгә кирәк:
Электрон почтаның гамәлдә булган адресы теркәлү өчен мәҗбүри. Сез почта серверларының берсеннән файдаланып (Mail, Rambler, Yandex, Gmail, Hotmail, Yahoo, һ.б.) аны булдыра аласыз.
Электрон почта адресыгыз системага керү өчен кулланучы исемегез булачак. Моннан тыш виза алу өчен Рәсми чакыру һәм чемпионат турындагы башка мөһим мәгълүмат та шунда җибәреләчәк.
Фото FINA GMS системасында Сезнең профильне булдырыр өчен кирәк, ул шулай ук Сезнең аккредитация бейджында да файдаланылачак.
Теркәлү мәҗбүри:
Аккредитацияләнгән бейджларны алыр өчен системага түбәндәге затлар да теркәлә ала :
Фотоларга таләпләр белән Сез биредә таныша аласыз. Алар шулай ук FINA GMS системасында теркәлгән чакта да кулланырга уңайлы (фотолар өчен тәрәзә астында урнашканнар).
Сезгә "минем клуб исемлектә юк" дигәнне аңлатучы "NA" юлын сайларга кирәк. FINA Сезнең клуб Милли федерация әгъзасымы - юкмы икәнлекне тикшерәчәк.
Сез теркәлү эшләрен инде башлый аласыз. Теркәлү 2015 елның 30 июненә кадәр ачык булачак һәм Сезнең исәпкә алыну битегез каралырга озатылганчы теләсә-кайчан төзәтмәләр кертү мөмкинлегегез булачак. Димәк, Сез тиешле төзәтмәләрне кертә аласыз дигән сүз.
Әйе, әгәр клуб Милли федерация составына кергән һәм Сез аның әгъзасы булып торасыз икән, Сез теләсә-кайсы ил клубын тәкъдим итә аласыз.
FINA GMS системасында уңышлы теркәлү узган затлар түбәндәге өстенлекләргә ия булалар:
Исәпкә алу битендәге "парольне оныттым?"га басыгыз. Парольне торгызу өчен сылтама Сезнең электрон почтага җибәреләчәк.
Паролегезнең ким дигәндә 6 символдан торуын тикшерегез.
Әйе, бу мәҗбүри. Квалификацияләнгән стандартларга туры килә торган заявка вакытын күрсәтми торып Сез теркәлә алмаячаксыз.
Система Сезгә профильгә теләсә-кайчан кайту мөмкинлеген бирә. Барлык заявкаларны да бер көндә бирү мәҗбүри түгел. Сез 2015 елның 15 июненә кадәр дисциплиналарга кире кайтып, аларны үзгәртә яки тулыландыра аласыз. Әмма 2015 елның 15 июненнән соң үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мөмкин булмаячак.
Шәхси заявкалар 2015 елның 15 июненә чаклы бирелгән һәм түләнгән булырга тиешләр. Әмма сез заявка вакытыгызны 2015 елның 2 июленә кадәр үзгәртә аласыз.
Теркәлү взносын керткәннән соң Сез "Спорт заявкалары" дип исемләнгән яңа бүлек күрерсез. Биредә Сез спорт төрләре буенча шәхси заявкаларыгызны бирә аласыз.
Әйе, йөзү буенча шәхси ярышлар өчен квалификацияләнгән вакыт бар. Теркәлгән чакта Сез һәр яшь категориясе буенча һәр спорт төрендә заявка бирү вакытын күрерсез. Сез квалификацияләнгән вакыт чикләренә туры килми торган вакытны кертә алмыйсыз.
Юк, спортның башка төрләрендә квалификацияләнгән стандартлар юк.
Спортның һәр төрендә Сез катнаша ала торган дисциплиналар ягыннан чикләүләр һәм кагыйдәләр бар. Кирәкле мәгълүматларны сез "Мастерс" чемпионатында катнашучылар өчен белешмәлектән ала аласыз.
Сезгә 50 метрга йөзүдә соңгы елда булган (озын метрлы бассейн) иң яхшы вакытыгызны күрсәтергә кирәк.
Сез Интернетта урнаштырылган конвертация таблицасыннан файдалана аласыз. Анда күрсәткечләрне ярдлардан метрларга конвертацияләргә була, шул исәптән 25 метрдан 50 метрга да (озын метрлыбассейн).
Команданы бары тик тренерлар һәм/яки капитаннар гына терки ала. Моның өчен тренер/капитан өстәмә роле белән тренер яки спортчы сыйфатында теркәлергә кирәк. Бу Сезгә команда заявкалары өчен үз клубыгызның барлык әгъзаларын күрә һәм команда төзи ала торган махсус кушымтага керү мөмкинлеген бирәчәк.
Эстафета һәм ярышларның команда төрләренә теркәлүнең соңгы көне - 2015 елның 2 июле. Эстафетага 2015 елның 15 июненә кадәр чемпионатка теркәлгән катнашучылар гына теркәлә ала.
"Мастерс" чемпионатына теркәлгәннән соң теркәлү взносын кертергә кирәкле түләү бите ачыла. Беренчел взносны түләми торып алга таба теркәлеп булмый.
Шуннан соң катнашучы спорт заявкаларын бирә ала (спортның шәхси һәм команда төрләрендә катнашу өчен). Һәр спорт заявкасы кертелергә тиешле взноска исәп тота (бердәй суммар исәп вакытында бирелгән спорт заявкаларыннан формалаша). Спорт заявкалары тиешле взнолар түләнгәннән соң гына кабул ителә.
Бердәнбер мөмкин ысул - банк картасы аша түләү. Түләүгә Visa и MasterCard карталары гына кабул ителә.
Взнослар ике төргә бүленә:
"Мастерс" чемпионатында катнашучылар өчен ярдәмлек. FINA GMS системасында теркәлгән һәркем взносларны түләргә тиеш.
Взнослар кире кайтарылмый. Сез спорт төре кысаларында дисциплинаны алыштыра аласыз (теркәлү вакыты чыкканчы), әмма түләнгән взносны кире кайтару мөмкин түгел.
Хаталар ясамас өчен, теркәлү эшләре барышында тиешле мәгълүматның дөрес һәм төгәл кертелүенә инануыгызны сорыйбыз.
Әйе, спортның бер төре кысаларында взнослар алыштырыла ала. Мисалга, Сез 50 метрга ирекле стиль белән йөзүдә катнашуга взнос керткәнсез, соңыннан аның урынына 200 метрга аркада йөзүдә катнашырга уйлагансыз икән, Сезгә яңа взнос түләргә кирәк булмас. Әмма спортның бер төрендә катнашуга кертелгән взнослар икенче төргә күчерелми (мисалга, ачык суда йөзүдән йөзүгә). Үзгәрешләрне 2015 елның 15 июленә кадәр кертергә була.
Озатып йөрүче затларны аккредитацияләү өчен FINA GMS системасында https://registration.fina.org/ сылтамасы аша кереп теркәлү узарга һәм озатучы зат өчен онлайн түләү башкарырга кирәк. Озатучы зат аккредитацияне ярышларда катнашучылар кебек үк Аккредитацияләү үзәгендә ала.
Казанга килүгә чемпионатта катнашучыларның барысына да (спортчыларга, тренерларга, менеджерларга һәм команда вәкилләренә, озатучы затларга) Аккредитацияләү үзәгендә аккредитацияләнгән бейджлар алу мәҗбүри.
Аккредитацияләү үзәге адресы: Спортчылар авылы, Халыкара мәгълүмат үзәге.
Катнашучыларга аккредитация бирү 2015 елның 1 августыннан башлана, тәүлек әйләнәсе.
Аккредитацияләнгән бейджны алганда теркәлү вакытында күрсәтелгән шәхесне ачыклаучы документны күрсәтергә кирәк.
Чемпионатның барлык нәтиҗәләре ярышлар уздырылганнан соң билгеле булачаклар һәм masters.kazan2015.com сайтына эленәчәкләр.
Чемпионат дәвамында нәтиҗәләр сайтта һәм спорт корылмаларындагы мәгълүмат такталарында яңарып торачаклар.
Спортның һәр төре буенча тренировкалар буенча мәгълүмат Мастерс чемпионатында катнашучылар өчен кулланмада (Entry Booklet) бирелгән: http://masters.kazan2015.com/ru/entry_booklet
Чемпионат вакытында спортның түбәндәге төрләре буенча ярышлар ябык бассейннарда узачаклар:
Өйрәнүләр һәм ярышлар буенча мәгълүматны "Мастерс" чемпионатында катнашучылар өчен белешмәлектән (Entry Booklet) табарга була.
Ярышлар уздырыла торган корылмаларда спортның һәр төре буенча тренировкалар буенча мәгълүмат Мастерс чемпионатында катнашучылар өчен кулланмада (Entry Booklet) бирелгән: http://masters.kazan2015.com/ru/entry_booklet
Мастерс чемпионатына теркәлгән катнашучлар өчен россия визасы алының гадиләштерелгән юлы каралган.
2015 елның 15 июленнән 20 августка кадәр гамәлдә була торган бер тапкырлык гуманитар виза чемпионатның Оештыру комитеты тарафыннан юлланган рәсми Чакыру нигезендә Россия Федерациясе Консуллыгы/Илчелеге тарафыннан бирелә.
Рәсми документ булып торучы Чакыру чемпионатның оештыру комитеты тарафыннан бирелә һәм катнашучының чемпионатта катнашуга нияте барлыгын раслый, шулай ук россия визасы алуга мөмкинлек бирә. Виза сорап Россия Федерациясе Консуллыгы/Илчелегенә мөрәҗәгать итүдә дә Чакыру мәҗбүри документ булып тора.
Оештыру комитеты тарафыннан юлланган Чакыру илгә керергә хокук бирми һәм чик буе контроле хезмәте тарафыннан берничек тә илгә керү документы итеп таныла алмый. Чакыру бары тик виза алуга гариза бирү эшләренә булышлык итүне генә күздә тота.
Катнашучы, 2015 елның 15 июненнән дә соңга калмыйча FINA GMS системасы аша заявка биреп, рәсми Чакыру сорарга тиеш.
Рәсми Чакыру алганнан соң катнашучыларга Россия Федерациясе Консуллыгы/Илчелеге таләпләренә җавап биргән шартларда докумнтлар пакетын туплап, аңа Оештыру комитеты тарафыннан юлланган рәсми Чакыруны беркетеп, 2015 елның 1 маеннан соң мөстәкыйль рәвештә Россия Федерациясе Консуллыгы/Илчелегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.
Виза ярдәме күрсәтүгә кагылышлы сораулар белән Оештыру комитетына мөрәҗәгать итегез: visa.support@kazan2015.com.
Әйе, РФ биләмәсеннән 2015 елның 20 августында чыгып китү шарты белән.
Чемпионатта катнашучы виза сорап турыдан-туры Россия Федерациясе Консуллыгына/Илчелегенә мөрәҗәгать иткән очракта аларга виза рәсмиләштерү консуллык/виза җыемнарын алмыйча рәсмиләштереләчәк дип фаразлана.
Агентлар тарафыннан алынган барлык түләүләрнең, шулай ук виза рәсмиләштерүгә документлар тапшыру эшләре белән бәйле һәртөрле башка чыгымнарның турыдан-туры катнашучыдан алынуына һәм Оештыру комитеты тарафыннан кире кайтарылмавына игътибар итегез.
Виза рәсмиләштерер өчен кирәкле документлар пакеты турындагы мәгълүматны мөрәҗәгать ителгән илдә Россия Федерациясе Консуллыгы/Илчелегенең рәсми сайтында табарга була.
Таләпләр һәм шартлар илдән бәйле рәвештә үзгәреп торырга мөмкин. Һәр Илчелек/Консуллык үз артында өстәмә документлар таләп итү хокукын калдыра.
Паспортның гамәлдә булу вакыты визаның гамәлдә булу вакыты чыкканнан соң 6 айдан да ким булырга тиеш түгел (ягъни 2016 елның 20 февраленнән дә иртәрәк чыгарга тиеш түгел).
Бер тапкырлык гуманитар виза 2015 елның 15 июленнән 20 августына кадәр биреләчәк.
Оештыру комитеты озатып баручы затларны махсус Чакыру белән тәэмин итә, әгәр алар FINA GMS системасында теркәлгән һәм барлык взнослар да түләнгән булса, виза шул чакыру нигезендә рәсмиләштерелә.
Шунысына игътибар итәргә кирәк, озатып баручы зат турындагы мәгълүматлар системага кертелмәгән яки гариза Оештыру комитеты тарафыннан хупланмаган икән, озатып барырга теләүче зат туритслык визасы буенча мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итәргә тиеш, Оештыру комитеты бу мәсьәләдә булышлык күрсәтми.
Чемпионатта катнашучыларның рәсми рәвештә килү һәм китү пунктлары булып тора:
Мәскәү шәһәрендә өч транзит аэропорт бар:
Шереметьево - Казан:
Домодедово - Казан:
Внуково-Казан:
Барлыгы: 16 көндәлек рейс
Бер якка билет бәясе 6000-8000 сум тора.
Һава юлы белән – көн саен.
Поезд – көн саен.
Расписание белән авиабилетлар алу буенча эзләү системаларында, шулай ук “Россия тимер юллары” ААҖның рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Стамбул – Казан: Turkish airlines – 1 көндәлек рейс;
Дубай-Казан: FlyDubai – атнага 4 рейс;
Хельсинки-Казан: Finnair – атнага 3 рейс;
Прага-Казан: АкБарсАэро – атнага 1 рейс;
Шарджа-Казан: AirArabia – атнага 2 рейс.
Барлык мәгълүматлар 2014/2015 көз-кыш расписаниесе өчен гамәлдә, үзгәрешләр һәм өстәмәләр булырга мөмкин.
Юк, Оештыру Комитеты аэропортлар арасындагы юл өчен түләми. Мәскәүдә бер аэропорттан икенчесенә тиз генә барып җитәр өчен Мәскәү шәһәре вокзаллары һәм метро станцияләренә кадәр аэроэкспресстан файдаланырга киңәш ителә.
Оештыру Комитеты рәсми килү урыннарыннан Аккредитацияләү үзәгенә һәм киресенчә түләүсез йөртүне оештыра.
Килү турындагы мәгълүматларны Оештыру комитетына чемпионат башланырга 1 айдан да азрак вакыт калганчы бирергә кирәк.
Шаттллар расписаниесе катнашучыларның FINA GMS системасына керткән мәгълүматлары нигезендә төзелә.
Казанның һәм Мәскәүнең һәр аэропортында Оештыру комитетының ярдәм күрсәтергә әзер торучы хезмәткәрләре эшли.
Русча, инглизчә.
Спортчылар авылының уңайлы урнашканлыгы сәбәпле, кунаклар кыска гына вакыт аралыгында шәһәр үзәгенә (10 минут), Казан халыкара аэропортына, спорт корылмасына (Су спорт төрләре сарае) (20 минут) барып җитә алалар.
Спортчылар авылы түбәндәге сервисларны тәкъдим итә:
Авылда бары тик аккредитацияләнгән катнашучылар гына яши ала. Әгәр катнашучы Авылда гаиләсе белән туктарга тели икән, аңа озатучы затларның барысының да аккердитациясе өчен түләргә туры килә.
Спортчылар авылында урнашу бәяләре:
Бер кешелек бүлмә – 49 АКШ доллары
Ике кешелек бүлмә – 79 АКШ доллары
Өч кешелек бүлмә – 108 АКШ доллары
Сезгә Спортчылар авылында тукталырга киңәш итәбез. Барлык сораулар буенча Казан шәһәре туристлыкны үстерүгә булышлык итү комитетына, чемпионатның рәсми туроператорына мөрәҗәгать итә аласыз, Сезгә анда урнашу өчен кулай булган урынны сайларга булышырлар. (Тел.: +7 (843) 292-47-21; booking.masters@kazan2015.com).
Оештыру Комитеты Спортчылар авылын чемпионатта катнашучыларны аларга уңайлы һәм куркынычсыз яшәү шартлары белән тәэмин итәрдәй төп урнаштыру урыны буларак тәкъдим итә. Комплекс 28 бинадан тора. Кунакларга төрле хезмәтләр һәм сервислар тәкъдим ителә.
Авылга 2015 елның 2 августыннан урнашырга була. Авылның теркәлү өстәле һәр торак бинада тәүлек әйләнәсе 2015 елның 2 августы 00.00 сәгатьтән 20 августның 23 сәгать 59 минутына кадәр эшләячәк.
Мастерс Чемпионатына килүчеләргә урнашу урыннарын броньлау ачык. Сез урнашу урыннарын броньлауга заявкаларыгызны Чемпионатның рәсми туроператоры электрон адресына ирекле формада җибәрә аласыз: booking.masters@kazan2015.com.
Рәсми туроператор аша кунакханә алып куйган чакта чемпионатта катнашучыларга яшәү урыны махсус бәя буенча бирелә.
Рәсми урнашу урыннарының барысында да түләүсез Wi-Fi интернетка тоташу мөмкинлеге гарантияләнә.
Оештыру Комитеты чемпионатта катшанучыларга түләүсез транспорт хезмәтләре тәкъдим итә (2015 елның 29 июленнән 18 августына кадәр).
Транспорт хезмәтләре үз эченә түбәндәгеләрне ала:
1. “Казан” халыкара аэропорты/ “Казан-1” тимер юл станциясе/ “Казан-2” транспорт-күчеп утыру төене – Аккредитацияләү үзәгенә һәм киресенчә төзелгән маршрут буенча транспортлау.
2. Спортчылар авылы – расписание нигезендә өйрәнүләр уза, ярышлар бара торган корылмалар маршруты буенча йөрүче шаттллар.
3. Түләүсез җәмәгать транспорты.
4. Катнашучыларны Спортчылар авылыннан ачылыш һәм ябылу тантаналарына илтү һәм киредән алып кайту.
Чемпионат вакытында күрсәтелә торган медицина хезмәтләре үз эченә түбәндәге пунктларда күрсәтелә торган медицина ярдәмен дә ала:
Кирәк була калганда катнашучылар һәм кунаклар 112 яки 003 телефоннары аша ашыгыч медицина ярдәме чакырта алалар.
Барлык катнашучылар һәм кунакларга медицина иминиятләштерүе рәсмиләштерергә киңәш ителә.
Чемпионатта катнашучылар һәм кунаклар билгеле бер бәя куелган аккредитацияләнгән такси хезмәтеннән файдалана алалар. Бу хезмәт тәүлек әйләнәсе күрсәтелә. Таксида шәһәр эчендә каядыр баруның уртача бәясе 300 сум тирәсе. Аккредитацияләнгән такси хезмәте контактлары чемпионатның рәсми сайтына соңрак чыгарылачак.
Электр энергиясе һәм розеткалар
Челтәрнең көчәнеше: 220 В
Ешлыгы: 50 Гц.
Розеткаларның төрләре: CEE 7/4, CEE 7/7, CEE 7/16, CEE 7/17, Schuko.
Сезгә электр җиһазлары өчен адаптерлар яки күчерү җайланмалары кирәк булырга мөмкин.
Казанда туристларга сувенир продукциясе һәм милли товарларның зур ассортименты тәкъдим ителә: түбәтәйләр, йомшак күн аяк киемнәре һәм читекләр, ат казылыгы, чәк-чәк һәм башкалар. Сувенирлар сата торган кибетләрнең күбесе җәяүлеләр урамы булып саналган Бауман урамында урнашкан.
Казанда 10 станциядән торучы метро бар. Метрога бер утыруның уртача бәясе 20 сум.
Казанда сәүдә үзәкләре бик күп, аларның иң популярлары:
Сум (рубль) — Россия Федерациясенең акча берәмлеге.
Россия рубленең хәреф коды - RUB, бер сум (рубль) 100 тиенгә тәңгәл.
Җәен уртача һава торышы +17-20 °C.
Җәй кояшлы көннәр күпчелек булган җылы һәм эссе һава торышы белән характерлана.
Июль елның иң җылы ае булып тора, аның тәүлектәге уртача температурасы +20 °C.
Мәскәүдән көнчыгышка 820 км (самолетта 1 сәгать)
Казан шәһәре, Татарстан Республикасы башкаласы һәм зур порт, Россиянең европа өлешендә урнашкан. Ул Идел буендагы иң зур шәһәрләрнең берсе. Аның халкы 1 190 850 кешене – 100дән артык милләт вәкилен тәшкил итә.
ФИНА паркы –“Казан-Арена” стадионы белән Су спорт төрләре сарае арасында урнашкан мәйданчык. Биредә чемпионат партнерларының күргәзмә павильоннары тәкъдим ителәчәк, шулай ук паркка килүчеләр өчен 12.00 дән 22.00 сәгатькә чаклы мәдәни-күңел ачу программасы оештырылачак.
Ачылыш һәм ябылу тантаналары FINA паркында узачак.
Ачылыш тантанасы 10 нчы августта 20.00 сәгатьтә булачак;
Ябылу тантанасы 16 нчы августта булачак (сәгате ачыклана).
Түләүсез.
“Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионаты ярышларына билетлар сату каралмаган. Ярышларга керү ирекле.