Казан автовокзалы
Казан автовокзалы шәһәрнең иске өлешендә елга портыннан ерак түгел урнашкан. Автовокзал пассажирларга хезмәт күрсәтү бүлмәләре комплексыннан тора: анда пассажирлар өчен көтеп тору залы, кассалар, йөк саклау камералары, кафе һәм киосклар, башка төрле сервис бүлмәләре, пассажирларны утырту һәм төшерү перроны бар.
Автобус юлы Казанны Татарстан Республикасының барлык шәһәрләре, шулай ук күрше төбәкләрнең торак пунктлары белән тоташтыра. Моннан тыш, халыкара маршрутлар буенча да автобус юлы оештырылган.