«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Һава элемтәсе

«Казан» Халыкара аэропорты

Адрес:
Казан шәһ.,
“Казан” Халыкара аэропорты
Телефон:
+7 843 267 87 92,
+7 843 267 88 82
www.kazan.aero
Аэропорт - Шәһәр - Аэропорт
ЧЕМПИОНАТНЫҢ КЛИЕНТ ТӨРКЕМНӘРЕ ӨЧЕН:
Аккредитацияләү үзәкләренә автобус-шаттллар һәм махсус беркетелгән автомобильләр илтәчәк.
ТАМАШАЧЫЛАР ҺӘМ КУНАКЛАР ӨЧЕН:

Шәһәр автобусы. Юлда булу вакыты – 1 сәг 30 мин., юл бәясе – 20-40 сум.
Электр поезды. Юлда булу вакыты – 26 мин., юл бәясе – 30 сум.

“Казан” халыкара аэропорты (IATA коды – KZN; ICAO коды – UWKD) – Татарстан башкаласының гражданнар аэропорты. Ул шәһәрдән 26 километр көньяк-көнчыгышка таба урнашкан. Бүгенге көндә аэропорт, Россия шәһәрләре һәм чит илләргә очышларны тәэмин итеп, елына 1,9 миллионнан артык пассажирга хезмәт күрсәтә. Аэропорт аэродромы Россия Федерациясенең гражданнар аэродромнары дәүләт исемлегендә теркәлгән (1993 елның 30 июле, №26) һәм, очыш массасын чикләмичә, көне-төне, ел әйләнәсе илебезнең һәм чит илләрнең барлык һава судноларын эксплуатацияләргә әзер.

“Казан” халыкара аэропортына рейсларны түбәндәге авиакомпанияләр башкара: S7, Turkish Airlines, Fly Dubai, Аэрофлот, Трансаэро, Уральские авиалинии, ЮТэйр, Finnair, Vueling, Azerbaijan airlines, Air Arabia, Air Astana, Россия, Оренбургские авиалинии авиакомпанияләре һәм башкалар.

2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында “Казан” Халыкара аэропортын модернизацияләү буенча күп эшләр башкарылды, ике яңа терминал сафка бастырылды, бу аэропортның кешеләрне уздыру мөмкинлеген сәгатенә 1200 кешегә кадәр арттырды. Аэропортның кешеләрне уздыру мөмкинлеге исә елына 2,5 миллион пассажирга кадәр артты.“Казан” халыкара аэропортын модернизацияләүнең максаты – аэропортны Идел буеның эре транспорт үзәгенә әверелдерү, Россия, БДБ һәм чит ил авиакомпанияләре өчен пассажирларга хезмәт күрсәтү, йөкләрне күчерү һәм куркынычсызлык белән тәэмин итү буенча дөньякүләм класслы шартлар тудыру.

Бүген аэропорт Россиянең барлык эре шәһәрләреннән дә рейслар кабул итә (Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Түбән Новгород, Воронеж, Симферополь, Екатеринбург, Краснодар, Пермь, Уфа, Түбән Кама, Норильск, Сургут һәм башкалар), БДБ (Алма-Ата, Баку, Дүшәнбе, Сәмәрканд, Ташкент, Ереван, Фирганә, Худжанд, һәм башкалар). Аэропорттан шулай ук ерак чит илләргә дә рейслар гамәлгә ашырыла: Истанбул, Анталия, Даламан, Салоники, Дубай, Шарджа, Хургада, Барселона, Хельсинки һәм башкалар.

2015 ЕЛДА КАЗАНДА УЗАЧАК «Мастерс» категориясендәГЕ СУ СПОРТ ТӨРЛӘРЕ БУЕНЧА 16 НЧЫ ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНАТЫНЫҢ КЛИЕНТ ТӨРКЕМНӘРЕ ӨЧЕН РӘСМИ КИЛЕП ҖИТҮ ҺӘМ КИТҮ УРЫНЫ БУЛГАН “КАЗАН” ХАЛЫКАРА АЭРОПОРТЫННАН АККРЕДИТАЦИЯЛӘҮ ҮЗӘКЛӘРЕНӘ КАДӘР АВТОБУС-ШАТТЛЛАР ҺӘМ БЕРКЕТЕЛГӘН АВТОМОБИЛЬЛӘР БЕЛӘН ТРАНСПОРТЛАУ СИСТЕМАСЫ ФОРМАЛАШТЫРЫЛГАН.

Аэропорттан шәһәргә кадәр бару өчен такси хезмәтеннән һәм шәһәр автобусыннан файдалану мөмкинлеге бар. Шулай ук “Казань-Пассажирская” тимер юл станциясенә кадәр тимер юлдан барырга була.

ШӘҺӘР АВТОБУСЫ

197 нче шәһәр автобусы Сахаров ур. –Җиңү проспекты (“Җиңү проспекты” метро станциясе) - РКБ (“Көньяк” автовокзалы) – “Казан” аэропорты маршруты буенча хәрәкәт итә.

Автобус 6.00 сәгатьтә хәрәкәт итә башлый, хәрәкәт 22.00 сәгатьтә төгәлләнә (аэропорттан соңгы рейс -21.45 сәгатьтә).
Соңгы тукталыштан алып юлда булу вакыты – 1 сәгать 30 минут.
Юл бәясе – 20-40 сум.

ЭЛЕКТР ПОЕЗДЫ

Маршрут: “Казан” Халыкара аэропорты – “Казань-Пассажирская” (Казан-1”) тимер юл станциясе

Аэропорттан электр поездлары хәрәкәте 05:00 сәгатьтә башлана, 23:00 сәгатьтә төгәлләнә (интервал – һәр ике-өч сәгать саен); Электр поездлары Казаннан 07:00 сәгатьтә хәрәкәт итә башлый, хәрәкәт 0:00 сәгатьтә төгәлләнә (интервал – һәр ике-өч сәгать саен).
Юлда булу вакыты - 26 минут.
Юл бәясе – 30 сум.

Поездлар хәрәкәтенең тулырак расписаниесе “Казан” Халыкара аэропорты сайтында бирелгән.