«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Аккредитация
Спортчыларга һәм аларны озатып йөрүче затларга аккредитацияләү бейджларын бирү Спортчылар авылындагы Халыкара мәгълүмат үзәге (ХМҮ) бинасында урнашкан Баш аккредитацияләү үзәгендә гамәлгә ашырыла. Аккредитацияләү үзәге көн саен тәүлек әйләнәсе эшли. Аккредитацияләү үзәгенә керү ирекле.
ХАЛЫКАРА МӘГЪЛҮМАТ ҮЗӘГЕ
 
Адрес:
Казан шәһ., Универсиада авылы, 35 йорт
ЭШ ВАКЫТЫ:
тәүлек әйләнәсе, ял көннәрсез.

Бирегә килгәнче үк заявка бирмәгән озатып йөрүче затлар теркәлүне урында уза ала. Моның өчен 40 USD күләмендә теркәлү взносы түләргә кирәк. Аккредитацияләү бейджы икенче көнгә әзер булачак. Игътибар! Аккредитацияләү бейджын алганчыга кадәр Спортчылар авылында яшәү мөмкин түгел.

Теркәлү өчен кирәкле формаларны катнашучылар masters@kazan2015.com яки masters.accreditation@kazan2015.com электрон адресларына мөрәҗәгать итеп сорап ала алалар.

Аккредитация алу өчен спортчыларга әгъзалык билетын яки клуб әгъзасы булып торуын раслый торган башка документны (мондый документ булмаган очракта ФИНАдан өстәмә ризалык таләп ителә), шулай ук аккредитацияләү системасына (GMS FINA) мәгълүматлар керткәндә кулланылган паспортларын күрсәтергә кирәк. Башка клиентлар төркемнәре вәкилләренә паспортның төп нөсхәсен күрсәтүләре дә җитә. Спортчылар һәм тренерлар, теркәлгән чакта катнашучы декларациясен имзалауга бәйле рәвештә, аккредитацияне шәхсән килеп алырга тиешләр.

Спортчының һәм аны озатып йөрүче затның аккредитацияләү бейджы мөмкинлек тудыра:

  • Мастерс Чемпионатының ярыш объектларына керергә,
  • җәмәгать транспортында түләүсез йөрүгә,
  • визаны түләүсез нигездә алуга чакыруга.

Чемпионатта булачак дисциплиналарда катнашу өчен взнослар кертмәгән катнашучыларга аккредитация бирелә алмый.

Аккредитацияләнгән бейджларны бирү 01.08.2015 тән башлап Халыкара мәгълүмат үзәгендә урнашкан Төп аккредитацияләү үзәгендә башкарылачак.
ХАЛЫКАРА МӘГЪЛҮМАТ ҮЗӘГЕ
 
Адрес:
Казан шәһ., Универсиада авылы, 35 йорт
ЭШ ВАКЫТЫ:
тәүлек әйләнәсе, ял көннәрсез.
Аккредитацияләнгән бейджны алу өчен һәр катнашучы аккредитация системасында теркәлгән чакта күрсәтелгән шәхесен ачыклаучы документ күрсәтергә тиеш.
Аккредитацияләнгән бейджларны бирү 14.07.2015 тән 17.08.2015 кә чаклы “Корстон”да урнашкан FINA гаиләсен аккредитацияләү үзәгендә башкарылачак.
“КОРСТОН” ДСКК
 
Адрес:
Казан шәһ., Ершов ур., 1а йорт
ЭШ ВАКЫТЫ:
08.00 дән 20.00 гә кадәр көн саен, ял көннәрсез
Аккредитацияләнгән бейджны алу өчен һәр катнашучы аккредитация системасында теркәлгән чакта күрсәтелгән шәхесен ачыклаучы документ күрсәтергә тиеш.